tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Дулкыннар»да Әлфия Авзалова
«Дулкыннар»да Әлфия Авзалова

«Дулкыннар»да Әлфия Авзалова

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә республика күләмендә унөченче тапкыр уздырылган «Дулкыннар» бәйгесенә йомгак ясый. Һәр елны әлеге чара татарның асыл шәхесләренә багышлап үткәрелә. Быел бәйге Татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган.

Бу турыда «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Алсу Хафиз, «Яңа гасыр» телеканалы балалар һәм яшьләр редакциясе директоры Рамилә Сәхабетдинова, «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесенең 2009 елгы Гран-при иясе Азат Кәримов катнашында узган матбугат конференциясендә сүз барды.

Алсу Хафиз әйтеп узганча, быелгы конкурста катнашучылар Әлфия Авзалова репертуарыннан булган җырларны башкарганнар, мәшһүр җырчының тормышын һәм иҗатын рәсемдә чагылдырганнар… Татарстаннан гына түгел, ә Башкортстан, Удмуртия, Марий-Эль республикаларыннан барлыгы меңнән артык балалар һәм яшьләр бәйгедә сәләтләрен күрсәткән.

Рамилә Сәхабетдинова конкурста катнашуның җиңел булмавын, яшь башкаручылардан да, аларны әзерләүче педагоглардан да шәхесләрнең иҗатын өйрәнүдә күп көч, үҗәтлек, түземлек таләп итүен сөйләп узды. «Әлеге бәйге татар телен саклау, онытылган җырларны, югалган җәүһәрләрне барлау буенча үзеннән зур өлеш кертә», — диде ул.

2009 елгы Гран-при иясе Азат Кәримов «Дулкыннар»ның аның иҗатында киләсе җиңүләргә этәргеч бирүен билгеләде.

«Дулкыннар»ның Гала-коцерты 16 март көнне 16.00 сәгатькә Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) була. Керү бушлай. Кабатланмас шәхес, күренекле җырчы Әлфия Авзалованың иҗаты белән тагын бер кат очрашу, илһамлану мөмкинлеген конкурсның дипломантлары һәм җиңүчеләре белән бергә татар эстрадасы йолдызлары бүләк итәчәк.

magarif-uku

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*