tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык бәйрәме
Дуслык бәйрәме

Дуслык бәйрәме

Сарапул шәһәрендә Удмуртиядә яшәүче милләтләрнең дуслык бәйрәме үтте. Гадәт буенча егерменче тапкыр үткән “Дуслык салават күпере” (“Радуга дружбы”) фестивале кунакларын быел да матур концерт номерлары, йола уен-җырлары, милли киемнәр дефилесы, милли ризыклар көтә иде.

“Электрон” милләтләр мәдәният үзәге” мә­дәният сараена килеп керү белән “Осталар шәһәрчеге” үзенә җәлеп итте. Декоратив кулланма сәнгате юнәлешендә хезмәт куючылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кече залда исә кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәмне милли киемнәр дефилесы белән ачып җибәрделәр. Кече, урта, өлкән буын вәкилләре милли киемнәр киеп, зал буйлап үткәндә гореф-гадәтләрнең кире кайтуына сөенеп тордым мин.

Татар милләтен Сарапул шәһәренең “Иман” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов кечкенә улы Әмир, хәләл җефете Марина белән тәкъдим итте. Милләтара гала-концертта аерым башкаручылар белән беррәттән иҗат коллективлары, “Русские картинки”, “Город солнца”, “Мисс Содружество”, “Прикамские перезвоны”, “По родному краю с любовью” шәһәр һәм республика проектларында катнашучылар, башка шәһәр һәм районнардан килгән үзешчәннәр чыгыш ясады. “Без бүген әлеге фестивальне егерме ел элек ике-өч милли оешма белән башлап җибәргәнне искә төшерәбез. Бүген инде унҗиде милли оешма әлеге бәйрәмдә катнашып, үзләренең мәдәниятен, милли ризыкларын, гореф-гадәтләрен күрсәтәләр”, — дип билгеләп үтте Сарапул шәһәре башлыгы Александр Ессен. Милләт алдында куйган хезмәтләре өчен күп кенә милли оешма җитәкчеләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Араларында Рөстәм Сөләймановның булуы да зур куаныч.

Сәхнәдә исә һәр милләт үз осталыгын күрсәтте. Оеш-тыручылар быел концерт номерларын кызыклы итеп әзерләгәннәр. Төрле милли ансамбльләр башка милләтләр телендә җырлар башкардылар. Сарапул шә­һәренең “Яшьлек” ансамбле мари телендә җырласа, ә марилар — татарча. Залда тамашачының күп булуы сө­ендерде. Ләкин шәһәрдә сан буенча икенче урын алып торган татарларның бәйрәм­дә бармак белән генә санарлык булуы күңелне әрнетте. Бу урында мин Сарапул шәһәренең Татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фаил Исламгалиевның: “Безнең Сарапул татарлары концертка да йөрми, мәчеткә дә бармый”, — дип әйткән сүзләре белән килешәм.

Ижау шәһәреннән әлеге бәйрәмгә әрмән, әзербайҗан, немец, татар оешмаларыннан вәкилләр һәм аларның сәнгать осталары барды. Җырчы Светлана Тимершина “Электрон” мәдәният сараенда милләттәшебез Эдуард Борисюк җитәкләгән “Радость” хореографик халык коллективы белән чыгыш ясады. “Электрон” милләтләр мәдәният үзәге” мәдәният сараена әлеге бәйрәмгә чакыру алгач, без шатланып бардык. Биредә ел саен концертлар, спектакльләр белән чыгыш ясыйбыз. Кайчакта әлеге мәдәният сараен “Спартак” халык иҗаты йорты белән чагыштырып, биредә хезмәт куючылардан көнләшеп тә куям. Иҗат кешесенә эшләү өчен барлык мөмкинлекләр бар монда, эшләргә генә кирәк! Елена Шохина җи­тәкчелеге астында эшләүче хезмәт коллективы Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Аларга рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә милләтләрнең бергә дус яшәвен, алга таба да хезмәттәшлек итүне теләп, чәкчәк пешерү остасы Илсөя Мөхәммәтшинаның тәмле чәкчәген бүләк иттек. “Ижау шәһәрендә дә мондый чара үткәрергә кирәк”, — дип, бәйрәмнән яңа хисләр алып кайттык.

Рәфилә Рәсүлева,
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*