tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дуслык күпере”ндә – яңа концерт, татарлар һәм калмыклар бии
“Дуслык күпере”ндә – яңа концерт, татарлар һәм калмыклар бии

“Дуслык күпере”ндә – яңа концерт, татарлар һәм калмыклар бии

16 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстанның  дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Элистадан «Тюльпан» калмык дәүләт җыр һәм бию ансамбленең уртак концерты узачак. Бу тамаша “Дуслык күпере” проектының чираттагы чарасы. Әлеге проект кысаларында Татарстанның җыр һәм бию ансамбле РФ нең иң данлыклы милли бию коллективлары белән уртак концертлар бирә.

Калмык биючеләре Казан тамашачысына бай программа күрсәтергә әзерләнә. Иң башта – “Хотонда бәйрәм” вокаль- хореографик композиция (Хотон – калмыкларның далада төзегән торагы).  Соңыннан Җангар эпосын тамак белән җырланачак. Һәм, әлбәттә, калмык биюләре: ирләр биюе «Ишкимдык», бөркетләргә охшатып бию «Чичирдык», ойратлар биюе (ойратлар – Кытайда яшәүче калмыкларга кардәш кавем), «Цецкярич» һәм башкалар.

Айрат Хаметов билгеләвенчә, «Тюльпан» бию ансамбле беркемгә дә охшамаган. Кунакларыбыз үз милли җыр-бию фольклорының иң яхшы үрнәкләрен күрсәтәчәкләр. Татарстан ансамбле исә алтын фондка кергән биюләрен һәм композицияләрен, һәм яңа эшләрен тәкъдим итәчәк. Махсус шушы концерт өчен ансамбль артистлары архивтагы биюләрен яңарттылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*