enrutat
Баш бит / Әхлаклы шәхесләр үстерик!
Әхлаклы шәхесләр үстерик!

Әхлаклы шәхесләр үстерик!

Тел, гореф-гадәтләр, милләт саклансын өчен яшь буынга ныклы рухи тәрбия бирү зарур.

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри “Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул ‒ кешене кеше итүдә иң дөрес юл”, ‒ дип бик дөрес язган. Яшь буында кешелеклелек, патриотизм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия. Билгеле булуынча, кешенең шәхес булып формалашуында әхлакый тәрбия төп һәм әһәмиятле урын алып тора. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле алып барыла. Аның максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль-әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.

Әхлакый тәрбиянең төп бурычы ‒ балаларга гомумкешелек кагыйдә­ләрен, әхлак нормаларын, җәм­гыять­­тә үз-үзеңне тоту тәртипләрен төшендерүгә юнәлтелгән. Халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.

Шуңа күрә Башкортстанның Бәләбәй татар гим­назиясендә (җитәк­чесе Дамир Хәбибрах­манов) тәрбия эшенең төп юнәлешләреннән берсе – милли йолалар, гореф-гадәтләр­не саклауга юнәл­телгән чаралар мөһим урынны алып тора.

Хәзерге заман бала­ларының күбесе интернет челтәре аша ешрак аралаша. Сер түгел, яшь ата-аналар аларны телефоннан аерып ала алмый. Сабыйлар зомби кебек,телефонын тартып алсаң, холыксызлана башлый, тис­кәреләнә, олыларны тың­лап та карамый. Бик сирәк ата-ана гына бала­ларының игътибарын башка нәрсә­ләргә юнәлтә ала. Бу – хәзерге заманның яман чире, дип әйтер идем. Нәтиҗәдә, бала үзенең теләкләрен генә өстен куярга омтылучан, эгоист булып үсә. Әлбәттә, “интернет дөнья­сында яшәүче” бала иптәшләре арасында үз-үзен тота белми, үз эченә бикләнә, аның бөтен хыялы тизрәк телефонга ябышу.

Гимназиядә үткәрелгән милли чараларның төп максаты ‒ укучыларны бер-берсе белән дөрес һәм матур итеп татар телендә аралашырга өйрәтү, гореф-гадәтләрне киләчәк буынга тапшыру.Гимназиядә һәр уку елы туристик җыенга бару белән башланып китә. Бу җыенда укучылар төрле милли ашлар әзерли, үзләренең урыннарын милли сөлгеләр белән бизи, халкыбыз­ның гореф-га­дәтләреннән берәр йола күрсәтә, төрле спорт ярышларында катнаша, үзләре­нең көчләрен көрәштә сыный.Өлкәннәр көнендә хөр­мәткә лаеклы ветеран укытучыларыбыз Рәкыя Садри кызы Төхвәтшина, Нур­мөхәммәт Нури улы Хөсәе­нов, Гөлшат Кәшфулла кызы Хөснетдинова, Зәбирә Хәләф кызы Бакирова, китапханәче Гөлсинә Мир­заһит кызы Хәлфина һәм гимназиядә эшләгән олы яшьтәге хезмәткәрләрне чакырып, аларга багышлап чаралар үткәрү дә тра­дициягә кертелгән, укучыларда олыларны хөрмәт­ләү, өлкәннәргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Ел саен үткәрелә торган “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Нардуган”, “Нәүруз”, “Аулак өй”, “Нәүруз гүзәле”, “Сабантуй” һәм башка чаралар нәкъ менә милли гореф-гадәтләребезгә ни­гезләнеп, алардагы нәфислекне, күңел сафлыгын, әдәп-тәрбия дәрәҗәсен аңлату, кире кайтару максаты белән эшләнә. Мондый чараларга ата-аналар да бик теләп йөриләр. Һәр бала үзенең нинди дә булса сәләтен күрсәтә, шәхес буларак аның иҗади мөм­кин­лекләре ачыла.“Халыкара туган тел” көне, “Тукай моңнары” конкурс-фестивале башка мәктәпләрдәге татар балаларын җыеп, телне, мил­ләтне, гореф-гадәтләрне саклау буенча татар гимназиясен бер үзәккә әй­ләндерә.Гимназия янында ике төркемле балалар бакчасы да эшләп килә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме дә бу чараларда актив катнаша. Гимназия янында балалар бакчасы булу нәни­ләрне тәрбияләү эшенә дә уңай йогынты ясый. Яшь тәрбияләнүчеләр, берен­чедән, гимназия тормышы белән якыннан танышып тора, икенчедән, аларның нәни күңеленә кечкенәдән үк тәрбия орлыклары салына.

Рухи-әхлакый тәрбия бирү татар теле һәм әдә­бияты дәресләрендә уңышлы тормышка ашырыла. Татар әдәбияты программаларына кер­телгән әсәрләрнең күбесе нәкъ менә укучыларда Ватанга мәхәббәт, илгә хезмәт итү, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатларны тәрбия­ли. Яшь буынга тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрдәге геройларның, тарихи шәхес­ләрнең роле зур.

М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А. Алиш кебек Бөек Ватан сугышында башларын салган шагыйрьләре­безнең биогра­фияләрен өйрәтү барышында ук укучыларда туган илгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләнә. Күренекле әдипләребез Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, Ә. Еники, М. Мәһдиев, М. Фәйзи әсәрләре кемнәрне генә битараф калдыра икән!Дәреслекләргә кер­телгән мәкаль, табышмак, мәзәк, әйтем, җыр, шигырь, хикәяләр укучыларга хал­кыбызның бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, күп гасырлар буена тулыландырып, туп­лап килгән югары әхлак-әдәп нормаларын, күркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итә. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда милли-төбәк компонентын куллану да тәрбия эшендә уңай нәтиҗәләр бирә.

Төбәк язучылары Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов, Габдулла Вафин, Зәйфә Салихова, Камил Фазлый, Фәүзия Мәх­мүдова һәм башкаларның тормыш һәм иҗат юлларын өйрәнеп, гимназия, шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә нәти­җәле урыннар яуланды. Бәләбәй шәһәренең тарихны өйрәнү музеена, Башкортстандагы бердәнбер хатын-кыз очучы Мәгубә Сыртланова, якташыбыз шагыйрь Ф. Кәрим музеена экскурсияләр, ветераннар белән очрашулар, Бөек Җиңү көненә багышланган чараларда катнашу укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүнең ачык мисалы булып тора.Татар теле һәм әдә­бияты укытучысы буларак, укучыларны гим­назиядә, шәһәрдә, республикада үткәрелгән барлык конкурс, кон­ференцияләрдә актив катнашырга өндим. Мәсә­лән, 11 сыйныф укучысы Илдус Хәбибрах­мановның тырышлыгын билгеләргә кирәк. Ул 6 нчы сыйныфтан башлап төрле чараларда бик теләп катнаша. 2017-18 уку елында Стәрлетамак шәһәрендә үткәрелгән “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән…” конкурсында 2нче, ”Ломоносов уку­лары”н­да ‒ 2нче, “Ибра­һимов укулары”нда 1нче урыннар яулады. Казан шәһәрендә үткәрелгән Р. Бикмуллин исемендәге мәртәбәле фестивальдә 2нче урын, кыйммәтле бүләкләр алу бәхетенә иреште, “А. Алиш уку­лары”нда катнашып, 1нче дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Тарих укытучысы Регина Әхлис кызы Гомәрова актив гражданлык позициясе булдыру, туган җир байлыкларына сакчыл караш тәр­бияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен ачу максатыннан үткәрелгән муниципаль, республика күлә­мендәге конкурсларда (“Ватаным белән горурланам”, “Кече ватан эзләре буйлап” һ.б.) укучылары белән катнашып, призлы урыннар яулый. Аның җитәкче­ле­гендәге музей эшчәнлеге дә, тәрбия чарасы буларак, укучыларда патриотик хис тәрбияләүдә мөһим урын алып тора.

Быел 23 мартта Бәләбәй Үзәк китапханәсендә татар, башкорт гимназияләре укучылары белән танылган татар шагыйрәсе һәм журналист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хез­мәткәре Фәния Габидуллина, төбәк язучылары белән очрашу бик фәһемле булды.22 декабрь көнне татар шагыйре, журналист, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Динис Бүләков исемендәге премия лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Вафин һәм БДУның филология факультеты доценты, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов гимназия укучылары белән очрашу да гимназистлар күңелендә яхшы тәэсирләр калдырды.

Гимназиябездә сәнгать бүлеге дә эшләп килә. Аның максаты ‒ укучыларга башлангыч музыкаль, хореографик, художество-эстетик белем һәм тәрбия бирү, рухи яктан бай, физик яктан сәламәт, иҗади үсешле, үзенең милләтен һәм башка милләт­ләрне хөрмәт итүче югары мәдәниятле шәхес тәрбияләү. Бу бүлектә укучылар фортепианода, баянда, татар кураенда уйнарга өйрәнә, музыка теориясе турында белем ала, аерым һәм хорда җырлый, шулай ук рәсем төшерергә һәм әвәләү серләренә төшенә. Бию укытучылары Энҗе Баһа­ветдинова һәм Әлфия Мер­кулованың укучылары гимназиядә, шәһәр, республика күлә­мендә үткәрелгән барлык чараларда актив катнашалар, төрле конкурсларда дәрәҗәле урыннар яулыйлар. Тимерхан Әх­мәтов укучыларны оста итеп җырларга өйрәтә, гимна­зиядәге бер генә чара да аның укучылары башкарган чыгышлардан башка үткә­релми, дисәк тә хата булмас. Ә татар кураенда уйнарга өйрәтүче Гүзәл Әхмәтова укучыларының чыгышы төрле чараларга ямь өстенә ямь өсти. Әйткәндәй, әле күптән түгел генә гимназиянең бер төркем укучылары Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы Бабай утарында үткәрелгән

“Җырлыйк әле” фес­тивалендә катнашып, Дипломга лаек булдылар.Ата-аналар белән төрле юнә­лештәге эшләр, гимназия күләмендә башка бик күп төрле чаралар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Хәй­бунасованың оста җитәкче­легендә башкарыла.Хәзерге мәктәпләрдә, минем­чә, белем бирү ягына күбрәк игътибар бүленә, чөнки укучылардан ЕГЭ, ОГЭ бирдертәсе бар. Ә тәрбия ягы читтәрәк кала кебек. Ләкин кешенең ике университетлык белеме булса да, ул, әдәпсез, тәртипсез, кешелексез икән, беркайда да халкына файда китерә, үз халкының хөрмәтен яулый алмаячак. Шуңа күрә тәрбия һәм укучыларга белем бирү бертигез алып барылырга тиеш. Без, укытучы­лар, бигрәк тә татар теле укыту­чылары, укучы­лары­бызның рухи дөнья­сын баетучылар булырга тиешбез.

Лүзия ФӘТТАХОВА,

Башкортстанның атказанган укытучысы.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*