tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбург шәһәре “Туган тел” клубына йөрүче татар яшьләре иске имляны өйрәнде
Екатеринбург шәһәре “Туган тел” клубына йөрүче татар яшьләре иске имляны өйрәнде

Екатеринбург шәһәре “Туган тел” клубына йөрүче татар яшьләре иске имляны өйрәнде

Екатеринбург шәһәре “Туган тел” клубына йөрүче татар яшьләре иске имляны өйрәнде. “Бу безнең 1000 елдан артык булган тарихыбыз, аны кайтарырга кирәк”, – дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә “Туган тел” клубын оештыручы Салават Сөрмәтов.

“Бездә татар телендә аралашу бик сирәк. Шуңа мин бу клубны оештырдым. Без тарихи шәхесләр, милләт, гореф-гадәт һәм телгә кагылышлы темалар буенча аралашабыз. Бу юлы татарлар тарихында аерым урын алып торган иске имляны өйрәндек”, – дип сөйләде “Туган тел” татарча аралашу клубын оештыручы Салават Сөрмәтов.

Иске имляны үзләштерү бер дәрес кебек кенә калмаган. Алар аның белән аралашуны хәзер дә дәвам итә. “Иске имляны үзләштерергә 11 кеше килде. Барысына да бик ошады, кызыклы булды. Иске имля белән телефон аша да аралашабыз. Моның өчен фарсы алфавитын урнаштырдык. Мин үзем иске имляны бик үк әйбәт белеп бетермим. Безгә бу эштә Ризаэтдин Күчүкбай булышты. Ул Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала”, – диде Салават.

“Туган тел”дә татарлар төрле темаларга аралашу, яңа әйбер үзләштерүдән тыш төрле өстәл уеннарын да уйный. Сүз уңаеннан, Салават Сөрмәтов татар өстәл уеннарын уйлап табучы буларак билгеле шәхес. Узган ел ул “Игезәкләр” уенын Бөтендөнья татар яшьләре форумында тәкъдим иткән иде. Быел “Милли хәзинә” уены өстендә эшләде. “Милли хәзинә”нең билгеле бер уйнау шартлары юк, чөнки бу карталар ярдәмендә 10нан артык уен уйнап була. Уен карталарына татар халкы белән бәйле сурәтләр төшерелгән.

Татарлар “Туган тел” клубына атна саен җыела. Үзенең оешуыннан бирле “Туган тел” Екатеринбург шәһәренең яшьләрен берләштерүче, татар телендә аралаштыручы иң нәтиҗәле клуб булып санала.

tatar-inform.tatar

Один комментарий

  1. Витәле

    Салават афәрин!!!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*