enrutat
Баш бит / “Әлифба” авторлары хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды
“Әлифба” авторлары хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

“Әлифба” авторлары хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

Арча педагогика көллиятендә “Әлифба” китабы авторлары, гаилә корып бергә балалар үстергән Рәмзия апа Вәлитова белән Сәләй ага Вагыйзов хөрмәтенә шимбә көнне истәлек тактасы ачылды. Ул көнне Рәмзия апаның тууына — 100 ел. Узган ел көзен көллияттә Сәләй ага Вагыйзовның 105 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар — озак еллар Арча педагогика көллиятендә эшләгән абруйлы укытучы-галимнәр. Көллияттә “Әлифба” музее эшләп килүе дә олы шәхесләребезнең хезмәтенә зур бәя, дип кичәге санында яза “Арча хәбәрләре” газетасы.

Шул уңайдан Арча педагогика көллиятенә кунаклар Казаннан, Самарадан һәм күрше-тирә районнардан да килгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге мөдире Алсу Шәрипова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бүлек җитәкчесе, татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин, электрон әлифба төзүдә катнашкан галимә Рәсимә Шәмсетдинова, Арча педагогика көллиятен тәмамлаган Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Флера Тарханова, Казан федераль университеты доценты, шагыйрә Рифә Рахман һ.б. килгән иде. Самара өлкәсе Камышлы районыннан Сәләй аганың туганнары, авылдашлары, якташлары белән якыннан танышу мөмкинлеге булды, диелә әлеге басмада.

Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова 40тан артык мәктәп дәреслекләре, фәнни эчтәлекле китаплар, методик кулланмалар, йөзләгән мәкаләләр язган галим-педагоглар Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзовка истәлек тактасы ачу митингын ачык дип игълан иткәч, заманында педагогика көллияте директоры булып эшләгән, бүген районда әдәбият һәм сәнгать музеен җитәкләгән Шәфигулла Гарипов ятимнәр йортында үскән Рәмзия апаның абруйлы укытучы-галимә дәрәҗәсенә ирешүенә игътибарны юнәлтә. Озак еллар Арча педагогика көллиятендә җитәкче булып эшләгән ветеран укытучы Илдус ага Сәгъдиев: “Рәмзия апа белән Сәләй ага икесе дә укытучы үрнәге булдылар. Сәләй ага күпме авырлыклар, кимсетүләр күргән кеше: сугышта әсирлеккә эләгә, котылгач, бер гаепсезгә 10 елга сөргенгә сөрелә, аннан соң да эш бирмичә тилмертәләр”, — дип шушы күренекле кешеләрнең язмышлары турында хәтер яңарта.

Сәләй аганың туган авылы Самара өлкәсе Татар Байтуганы авылыннан Нурания Абзалова: “Сәләй аганың туган нигезендәге йорт ташландык хәлдә. Юк, дидем, бу нигезне бетерергә ярамый! Сәләй аганың исемен мәңгеләштерү максатыннан, монда музей оештырачакбыз”, — дип сөйләде. Сәләй аганың туганы Фәргать Абзалов, кар беткәч, төзекләндерү эшенә тотынабыз, дип ачыклык кертте.

Рәмзия апа Вәлитованың тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак төбәгеннән булуы билгеле. Ә менә Сәләй аганың туган ягы Самара өлкәсе Камышлы районы мәдәният бүлеге мөдире Раилә Сафина: “Безнең районда 14 авыл арасында 10сы татар авылы. Үзебезнең телне, гореф–гадәтләрне тулысынча саклыйбыз. 94 ел инде менә татар халык театры эшләп килә”, — дип сөйләде. Музей оештыру уе белән янып йөргән Нурания Абзалова исә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров Сәләй аганың улы Камил Вагыйзовка, музей ачу изге гамәл, булышлык итәрбез, дип, җылы хат язды, дип куаныч уртаклашты. Нурания ханым бүләккә Сәләй аганың туган авылы Татар Байтуганы сурәтен алып килгән иде.

Сәләй ага белән Рәмзия апаны искә алу, “Хәтерлим мин бүгенгедәй…” дигән исемдә “Әлифба” бәйрәме эшлекле һәм җылы сөйләшү, җыр, музыка белән, чыннан да, хатирәләргә бай булды, диелә “Арча хәбәрләре”ндә.

Тарихтан билгеле булганча, узган гасырның 60нчы елларында мәгариф өлкәсендә заман таләбенә туры килгән дәреслекләр эшләү максат итеп куела. Рәмзия апа белән Сәләй ага республикабызда бу эшкә алына. Алар татар халкы мәгарифе һәм тугандаш халык әлифбаларын өйрәнә. Шулай итеп, эзләнүләр, зур тырышлык белән яңа “Әлифба” туа. 1965 елда “Әлифба”ны сабыйлар тәүге тапкыр кулларына ала. Зур бәягә лаек булган “Әлифба” 42 тапкыр басылып чыга. Барлык фәнни хезмәтләре өчен авторларга К.Насыйри премиясе бирелә.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*