tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлифбаны зурладылар
Әлифбаны зурладылар

Әлифбаны зурладылар

Март аеның соңгы шимбәсендә, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә зур тантана, «Әлифба» бәйрәме булды. Бу матур бәйрәмне уздыруның иң югары ноктасы, дәреслек авторларына истәлек тактасы ачу булды. Тантанага С.Вәгыйзовның һәм Р. Вәлитованың туганнары, якыннары, дуслары килгән иде. Шулай ук республикабызның күренекле язучылары, шагыйрьләре, җәмәгать эшлеклеләре җылы рәхмәт сүзләре белән ямь өстенә ямь өстәделәр.

Истәлек тактасын ачып җибәрү тантанасын көллият директоры Гөлнара Гарипова башлап җибәрде. “Бу тормышта без кем генә булсак та, кайда гына эшләсәк тә барыбызда беренче белемне Әлифбадан алганбыз. Шуңа да үзебезнең беренче китабыбызны кадерләп искә алсак, сакласак иде”, – диде ул. Алга таба сүзне Арча төбәге музее директоры Шәфигулла Гарипов, республикабызның “Иң күренекле кешеләре” китабына кертелгән легендар шәхес Ильдус Сәгъдиев дәвам иттеләр.

Кичә “Казан” бию – ансамбле биюләренә төрелеп, Алинә Шәрипҗанова, көллият җырчылары җырларына уралып дәвам итте.

Бик күп истәлекләр хәтердә барланды ул көнне. “1960 еллар уртасында бик җитди рәвештә ТАССР Мәгариф министрлыгы “Габбас Сәйфуллин Әлифбасын” алыштыру зарурлыгын күрсәтеп, республика күләмендә конкурс игълан итә. Махсус боерык белән Әлифбаның яңа вариантын булдыруга тартылган педагоглар арасында Арча педучилищесы укытучылары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов та була; 1965 нче елда басылып чыккан зәңгәр тышлы беренче Әлифба Мәскәүдә халык казанышлары күргәзмәсенә куела. Элекке СССР Министрлар Советы рәисе Гейдар Алиев игътибар белән зәңгәр тышлы Әлифбаның битләрен актара һәм үзе белән килгән мәгариф хезмәткәрләренә мәктәпләргә шундый сыйфатлы дәреслекләр кирәклеген әйтә. 1965 елдан башлап татар балалары шушы әлифбадан гыйлем юлына атлый. Өстәмәләр, төзәтмәләр белән китап 42 тапкыр басылып чыга; 1969 елда Рәмзия апа, 1970 елда Сәләй ага лаеклы ялга китәләр һәм белем, тәҗрибәләрен киләчәк буыннарга тапшырып калдыру өчен, җиң сызганып иҗат эшенә чумалар.Алар көче белән 40 тан артык фәнни хезмәт язылган. “Башлангыч мәктәптә татар теле укыту методикасы” үзе генә дә ни тора! Әлеге хезмәтләрнең күбесе һәм аларның кулъязмалары көллиятебездә урнашкан “Әлифба” музеенда саклана”– дип искә алды гомерен балалар укытуга, шушы көллияткә багышлаган, бүгенге көндә “Әлифба” директоры Сания Сибгатулла кызы.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе исеменнән котлау сүзләрен “Ак Калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җиткерде. Шулай ук, мәдәният елы уңаеннан, республика традицион мәдәниятен үстерү үзәге белән берлектә үткәрелгән “Казан арты татарларының традицион мәдәнияте” дигән Россиякүләм фәнни эшләр интернет-бөйгесендә җиңеп чыккан шәкертләргә, Мәдәният министрлыгы исеменнән дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырды. “Әйе, без бәхетле халык. Чөнки үз туган илебез, туган җиребез, тарихи ватаныбыз, туган телебез, туган телдә укырга өйрәтүче “Әлфаба”ларыбыз бар. Хәтеребездән әлеге төшенчәләр бервакытта да китмәсен, бездән соң киләчәк буыннар да үз телләрен, милләтләрен онытмасыннар иде”– дип тәмамлады ул сүзен.

Кунаклар күңелләренә җылылык, җаннарына рухи азык алып таралыштылар.

 Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*