enrutat
Баш бит / Әтнә районында шәҗәрә төзүчеләрне барладылар
Әтнә районында шәҗәрә төзүчеләрне барладылар

Әтнә районында шәҗәрә төзүчеләрне барладылар

Һәр кеше өчен бер генә бирелгән гомерне ничек итеп уздыру мәсьәләсе һәр инсанны, һәр кавемне, һәр дәвер җәмгыятен борчыган. Безнең борынгы бабаларыбыз, үз ватаннарына ислам дине килгәнче үк, ул таләп иткән әхлакый һәм рухи тәрбия кысаларында яшәгәннәр. Ата-бабаларыбызның гаҗәеп бай акыл хәзинәсе, мең еллар буенча тупланып һәм камилләшеп килгән милли гореф-гадәтләре, йолалары, гаилә, әдәп, әхлак, тәртип, тәрбия кануннары бүгенге көн өчен дә әһәмиятен югалтмый һәм киләчәктә дә югалтмаячак. Кешеләр дөньяга килгән һәм киткән, киләчәк һәм китәчәк. Алар калдырган энҗедәй кыйммәтле сүзләр һаман да яши, һаман да безне дулкынландыра. Шулай итеп, буыннар бәйләнеше дәвам итә. Ата-бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына халык шәҗәрә аркылы инанган. “Җиде бабаңны белү фарыз”, “Олыларны олылау , туган –тумачаңны, нәсел- нәсәбеңне белү фарыз ”,- дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның тарихын белү зарури. Моннан кала гаилә ядкарьләрен кадерләп саклау, үз нәселеңнең абруе турында кайгырту фарыз. Болай эшләү өлкән буынны изге итеп тану, борынгыларга табыну, аларның яхшы эш-гамәлләре белән горурлану да булып тора. Ә бу, үз чиратында, кешене сафландыра, яхшы ниятле итә, изге уй-гамәлләрне алга сөрә. Шуңа күрә һәр әби-бабай һәм ата- ана үз баласына ике якның да нәсел шәҗәрәсендәге бабаларның тормышы, эш-гамәлләре турында сөйләп, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә, гадәт- йолаларны балаларына тапшырырга тиеш.

Әтнә районы Яңа Әтнә мәдәният йортында район үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган районыбыз тарихчылары, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов әйтмешли, шәҗәрә төзүнең “корифейлары” белән “Шәҗәрәмдә – халкым язмышы” исемле очрашуда сүз нәкъ менә шулар турында барды.

“Шәҗәрә төзү соңгы елларда халык арасында киң таралды. Үткәннәрне барлау, киләчәк буынга нәсел агачың турында мәгълүмат калдыру мәгънәле гамәл.Үзеңнең шәҗәрәңне барлау, төзү “Татар халкы үсеше стратегиясе программасы”ның бер пунктына да кертелгән. Шәҗәрәне дөрес төзүгә дә зур игътибар бирергә кирәк. Бүгенге чара әнә шуны күздә тотып эшләнде”, — диде очрашуны ачып җибәреп, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов.

Шәҗәрәләргә багышланган бу чара зур эшнең башлангычы булсын иде, — дип аның сүзләрен күәтләде район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов. Бу эшкә яшьләрне тартасы иде.Эзләнү эшләре алып бару, шәҗәрә төзергә өйрәнү , тарих белән кызыксыну – болар барысы да яшьләрне заман гаджетларыннан аерып, киләчәккә бүтән юнәлеш бирер иде.

Залда утырган мәдәният хезмәткәрләре, авыл музейлары директорлары, ветераннар советы рәисләре туган авылында яшәүче һәркемнең нәсел шәҗәрәсен белгән Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов, архивларда казынып, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүгә тормышын багышлаган Җәүдәт Мәгъсүмовның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Заманында мәктәп музеена авылдашлар турында бик күп мәгълүмат туплаган, соңгы елларда авыл җитәкчелеге ярдәмендә якташыбыз, тарихчы Марсель Әхмәтҗановта сакланган авылдашларыбызның борынгы шәҗәрәсен гарәпчәдән татарчага тәрҗемә иттереп, китап итеп чыгару өстендә янып йөргән Олы Мәңгәр ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова, нәшриятчы, әлеге китапны редакцияләү өстендә эшләүче, һәр нәрсәдән хәбәрдар, эзләнүчән Резеда Вафина да үз чыгышларында шәҗәрәләр төзүнең әһәмиятен ассызыклап уздылар. Тынгысыз Раушан Садыйков исә эшне оештыруда максатларны билгеләп, берәүне дә битараф калмаска өндәде.

“Шәҗәрә сүзе гарәпчәдән – нәсел агачы кебек тәрҗемә ителә, — дип билгеләп үтте чара барышында Җәүдәт Мәгъсүмов. Юкка гына борынгылар да, “җиде буын нәселеңне белү тиеш!”- дип әйтеп калдырмаганнардыр. Бу чараның да төп максаты – шәҗәрә төзү эшен халыкка тарату, тарих белән кызыксындыру иде. Алып баручылар – Гөлнур Насыйрова белән Рүзилә Гыйләҗева чыгыш ясаучыларга биргән сораулар аша, төп теманы тагын да ныграк ачарга тырыштылар. Һәм үз максатларына ирештеләр дә. Залда утырган берәү дә битараф калмагындыр. Калырга тиеш түгел! Нәсел- нәсәббебезне белик, эзләник. Киләчәк буыннарга мирас итеп калдырасыбыз бар.

Фәридә ФИЛАТОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*