tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әйтер сүзем бар: Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр
Әйтер сүзем бар: Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр

Әйтер сүзем бар: Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр

КЕРЕШ СҮЗ (ПРЕАМБУЛА)

Татар халкының тарихы бай һәм тирән. Аның тарихын гомумтөрки өлеше белән санасак, кимендә 6 мең елны үз эченә ала. Аның тарихында без 5 дин һәм идеология күрә алабыз:

  1. Кояшка табыну йоласы
  2. Тәңречелек
  3. Ислам
  4. Коммунизм идеологиясе
  5. Хәзерге заманда шактый кеше долларга табына.

Тарихыбызда төрле диннәр, идеологияләр алмашынуга карамастан, бабаларыбыз алты мең ел дәвамында үз төрки-татар телен саклап барганнар һәм хәзерге безнең буынга тапшырып калдырганнар.Гадәттә, һәр халык дөнья кешелегенең бер парчасы буларак үз теле белән аерылып тора. Тел – ул, аралашу чарасы гына түгел. Болай гына булса, бу – телгә примитив, утилитар караш булыр иде. Чынында, тел үз эченә халыкның рухи байлыгын, дөньяга карашын, эчке дөньясын, ышануларын ала. Телдә халыкның хикмәте, үзенә күрә тормыш фәлсәфәсе ята.

Бу фикеремнең мисалы итеп мин Нәкый Исәнбәтнең 3 томдагы “Татар халык мәкальләре” әсәрен китерә алам. Бу әсәрдә 2150 биттә 32624 мәкаль тупланган. Анда югарыдагы тел турында әйтелгән сүзләрем тулысынча дәлилләнә. Бу әсәргә – татар халкының тормыш энциклопедиясен дә әйтеп буладыр. Чыннан да, ул татар кешесенә кайбер чит халыкларның боронгы һәм мәшһүр китапларыннан да баерак һәм якынрак күренә. Безгә тел байлыгын һәм милли үзаңыбызны саклар өчен, бу әсәр һәр гаиләдә өстәл китабы булсын иде.

Ә хәзер, 2019 елда татар теле ни хәлдә? Чынын әйткәндә, телебез фаҗигале хәлдә. Шулай дәвам итсә, татар милләтен, Гаяз Исхакый язганча, инкыйраз көтә. Мәсәлән, Русиядә 2002 һәм 2010 еллардагы халык санын исәпкә алу арасында гына да татарча сөйләшүчеләрнең саны 1 миллионга кимегән, Татарстанда 2000 һәм 2017 еллар арасында татар мәктәпләренең саны 4 тапкыр кимегән. Бу Русиядәге 5 миллионлы татар халкы өчен кот очкыч зур сан. Телебез нигә шундый хәлгә килеп җитте? Минемчә, моның 8 төп сәбәбе булды, 6 субъектив һәм 2 объектив сәбәп.

Субъектив сәбәпләр:

2007 елдан башлап РФ җитәкчелеге тарафыннан Рәсәй мәгариф системасына дәүләтнең Конституциясенә каршы килә торган боерыклар һәм законнар кертелде:

  1. Мәктәпләрдә укытуда милли һәм региональ компонентны бетерү.
  2. Бердәм дәүләт имтиханын милли телләрдә бирүне тыю.
  3. Татарстандагы рус телле мәктәпләрдә татарчаны мәҗбүри укытуны тыю.Татарстан җитәкчелеге тарафыннан:
  4. Татар теле дәүләт теле буларак 1992 елда кәгазьдә генә игълан ителде. Административ өлкәдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә персоналны эшкә алганда, ике телне дә белүне бер кем дә таләп итми. Бу эшне алып барыр өчен, дәүләт органнары тарафыннан бер нинди кагыйдәләр дә, законнар да әлегәчә кабул ителмәгән, ә бит 27 ел узды.
    Шуңа күрә бер кайда да кулланышы таләп ителмәгән телне кем өйрәнсен инде? Аеруча, урыслардан. Хөкүмәтнең телгә шундый мөнәсәбәте халыкта да телне өйрәнүгә мотивациясен бетереп бара.
  5. 1994 елда ТР Дәүләт Советының Татар Милли университетын 1995 елда ачарга дигән карары Татарстан хөкүмәте тарафыннан әлегә кадәр дә тормышка ашырылмаган. Ләкин Татар Гуманитар институты бетерелде.
  6. Рус мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны бик формаль алып бару, рус балаларына татар балаларына шикелле татар телен өйрәтү. Басымны сөйләшүгә түгел, ә коры грамматикага басым ясап укыту.

    Объектив сәбәпләр:

  7. Элек татар дөньясы күбрәк авыл җирлегендә иде. Аннары ХХ гасырның яртысыннан башлап, татарларда шәһәрләшү сөреше башлана. Алар шәһәрләргә үз тәннәрен китерсәләр дә, үз милли рухларын, үз телен шәһәрләрдә төпләндерә алмаганнар, татар дөньясын оештыра алмаганнар.
    Моның сәбәпләре дә булган: Беренчедән, татарлар шәһәрләрдә озак еллар азчылык булып яшәгән. Күп еллар телләр тигезлеге хокукларын таләп иткән татарларга бурҗуаз милләтче тамгасы куелып торган.
  8. Хәзерге заманда татар кешесе авылдан шәһәргә күчү белән генә чикләнми, хәзер авылдагы татар баласы да смартфон, яисә белем җыяр (компьютер) кулына алып экран аша бөтен дөньяны гизеп чыга ала, бөтен дөнья белән аралаша ала. Ләкин моны татар баласы рус теле аша гына эшли ала. Бу – глобальләшү дип атала.Менә шушы упкыннан чыгар өчен татарга Стратегия кирәк, ягъни упкыннан чыгар өчен татар халкына иң мөһим юлларны, чараларны билгеләргә кирәк.

СТРАТЕГИЯ

Татарның 1552 елдан башлап һәм хәзергә вакытка кадәр төп идеясе, төп максаты – милли азатлык, милли мөстәкыйльлек.
Милли азатлыкка һәр халык үз дәүләтен төземичә дә, чын федерация (Швейцария кебек) тәшкилендә (составында) да ирешә ала. Ләкин унитар дәүләт яки ялган федерация тәшкилендә аңа ирешеп булмый. Безгә хәзерге Русия Федерациясендә яшәргә туры килә. Бу – безнең чынбарлыгыбыз. Безгә шул чынбарлыкны исәпкә алып, Федерациянең безнең файдага эшләүче кайбер законнарыннан файдаланып, эшләргә туры килер.Татар милли мөстәкыйльлеккә ирешсә, ул тигез хокуклы кешегә дә әйләнәчәк, татар булудан файда да күрер, горурурланыр да.

Беренче чиратта стратегиябездә югарыда күрсәтелгән хаталарны нинди төп чаралар белән төзәтергә мөмкинлеген күрсәтергә кирәктер. Бу чаралар билгеле: Татарстанда татар телен гамәлгә кертә башлау, һәр Казан районында һәм Татарстанның һәр районында берәр югары сыйфатлы, престижлы татар гимназиясен ачу. Татар милли университетын ачу, татар телен интернетка кертү, БДИ га татар телен кертү буенча Русия җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бару. Бөтен бу эшләрне дәүләт кешеләре үзләре генә башкарып чыгалмас. Суверенитетны да алар, Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) ярдәмендә татар халкын күтәреп яуладылар, чөнки андый вакытларда иҗтимагый оешмалар халыкка якынрак була. Аларда демократия рухы бар. Белмим, Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) урыннардагы оешмалары бу эшне күтәрә алырмы? Районнарда киләчәк татар гимназияләре булачак кварталларда көчле һәм тәэсирле ата-аналар комитетларын төзергә кирәк булыр.

Татарның бердәмлегенә килгәндә, татарның укмашу өчен реаль урыннары булырга тиеш. Авылда ул җиңелрәк, анда Мәдәният йортында берләшеп, төрле чаралар үткәреп була, я мәчеттә. Шәһәрдә хәл авыррак. Монда татар мәчеттә генә җыела ала һәм дини максатлар белән генә. Ә башка чараларны уздыру өчөн татарның шәһәрдә урыны юк.
Менә Төркиядә Ататөрек заманында яңа милли дәүләт төзелгәндә һәр шәһәрчектә, авылда, мәхәлләдә һәр төректән милли аңлы, заманча ватандаш тәрбияләр өчен “Халык йортлары” оештырылган иде. Анда лекцияләр укылды, концертлар ясалды, халык җыела иде. Шул Халык йортлары аша Ататөрек халык белән эләмтедә булган.

Хәзерге вакытта бу мәсьәлә татарлар өчен тагын да актуальрәк, чөнки кешеләр төрле караклардан куркып, бер-берсеннән яшеренеп яшиләр, бер-берсе белән аралашмыйлар, телефон һәм почта номерларын бирергә куркалар. Шундый очрашу урыннары татар өчен бик кирәк. Бөтен Казанга мондый максат өчен ТИҮнең ике кечкенә бүлмәсе бар. Бу татарны мыскыллау булып күренә.

Бүген ата-аналарны балаларын татар мәктәбенә бирдерер өчен, үгетләү генә кала. Бу өлкәдә элекке еллардагы кебек административ ресурс эшләми. Шуңа күрә мондый эшләрдә иҗтимагый оешмаларның роле күтәрелә. Хакимият халык күңелен алар аша гына күрә ала. Бигрәк тә элек ясалган хаталардан соң. Димәк, Татарстанда демократия кимәлен күтәрергә кирәк булыр.

Югарыдагы әйтелгән сүзләрдән халык арасында рухи – идеологик эш алып бару кирәк кебегрәк фикер килеп туа. Чыннан да элекке коммунистлар заманында “Белем” җәмгыяте бар иде, безгә дә хәзер татарны укмаштыру юнәлешендә эшләгән шундый типтагы оешма артык булмас иде. Пенсиядәге гуманитар галимнәр рәхәтләнеп халыкка лекцияләр укып йөрерләр иде, акча да эшләрләр иде.

Мин монда аңлы рәвештә күп юнәлешкә сибелмичә, Татарстандагы хәлләр һәм чаралар турында гына сөйләдем. Русия һәм дөнья татарларына килгәндә, аларны укмаштыра торган орган Казандагы БТК дигән иҗтимагый оешма бар. Башкортостан татарлары үз саннары, тарихы, интеллектуаль потенциалы белән татар дөньясының бик әһәмиятле бер өлеше. Бу стратегия генә, аның нигезендә үзенең кадрлары, сроклары, финанслары белән җентекле Дәүләт программасы язылырга тиеш булыр.

Бөтендөнья төрки халыклар ассамблеясе
координацион шурасы рәисе
Рафаэль Мөхәмәтдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*