tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә конференция уза
Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә конференция уза

Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә конференция уза

Бүген Мәскәүдә “Этникара диалог һәм гражданлык татулыгын үстерүдә Россиянең милли-мәдәни автономияләре роле” конференциясе уза. Бу чара Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгына багышланган. Әлеге әһәмиятле вакыйгада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.З.Закиров катнаша.

Конференция РФ Иҗтимагый палатасында уза. Фойеда ТФММА эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә тәкъдим ителде. Чараны Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Илдар Гыйльметдинов ачты. Президент Администрациясе вoкиле Татьяна Вагина, РФ Милли мәсьәләләр агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов, РФ халыклары ассамблесе рәисе Светлана Смирнова чыгыш ясады.

Васил Шәйхразиев федераль автономияне юбилее белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия милли-мәдәни автономиясе юбилее уңаеннан мөрәҗәгатен тапшырды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары оешма эшчәнлеген югары бәяләде.

Конференциядә татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров, Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Хадиуллин да катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*