tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнир Галимов: “Эшмәкәрләр – авылның икътисади тотрыклылыгын тәэмин итә”
Фәнир Галимов: “Эшмәкәрләр – авылның икътисади тотрыклылыгын тәэмин итә”

Фәнир Галимов: “Эшмәкәрләр – авылның икътисади тотрыклылыгын тәэмин итә”

Бүген “Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Алдагы ике көндә республикабызга җыелган делегатлар дискуссион мәйданчыкларда фикер алышты, татар эшмәкәрләре очрашкан проблемалар турында сөйләште. Кичә җыенда катнашучылар республиканың эшмәкәрлек үсешен Әлки районы мисалында карады, андагы хуҗалыклар белән танышты. Бүген исә җыенга нәтиҗәләр ясала, алдагы елга планнар корыла.

Пленар утырышта беренче чыгыш“Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының Совет рәисе, Башкортостан Республикасы Туймазы районы “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнир Галимовка бирелде. Ул авылларны, милләтне сакларга ярдәм иткән чараларны санап үтте. Ык буе авыллары Сабан туе, Туймазы районында “Сәләт” лагеры оештыру, хоккей турнирлары уздыру кебек мөһим чараларга тукталды.

– Без катлаулы чорда яшибез. Азык-төлек базарында туган киеренкелек зур кыенлыклар тудыра, ди Фәнир Галимов. Һәм эшмәкәрлек үсешенә комачаулаган проблемаларга да тукталды.

Әйтик, төбәкләрендә этнотуризмны үстерергә теләүчеләр дә бар икән. Әмма  монда җир мәсьәләсе килеп баса икән. Су янында, урман янында мондый объектлар оештырырга ярамый. Бу мәсьәләгә җитәкчелек игътибар итсен иде, дип мөрәҗәгать итте ул.

Кыенлыклар моның белән генә чикләнми икән.

-Авылларыбызның картаюы, яшьләрнең анда төпләнеп калырга теләмәве. Яшҗ гаиләләр төзелмәсә, балалар тумы, мәктәпләр ябыла тора. Балаларның телебезне белмәве дә  борчу уята. Авылларыбыз ныклы социаль-икътисади нигез булганда гына мөмкин. Ә бу эшмәкәрлек үсеш алганда гына мөмкин.  Ә эшмәкәрлек үсеш алсын өчен административ киртәләр куелмавы кирәк. Мондый аяк чалулар булмаган җирдә эшмәкәрлек чәчәк ата, – дип билгеләп үтте Фәнир Галимов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*