tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фин татарлары Нижгарда кунакта булып китте
Фин татарлары Нижгарда кунакта булып китте

Фин татарлары Нижгарда кунакта булып китте

7-9 августта Түбән Новгород өлкәсенә Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез килгән иде. 25 кешелек делегацияне Тампере мәхәлләсе җитәкчесе Рамил хәзрәт Беляев җитәкләп килде. Күбесенең Хельсинки, Тампере, Ярвенпяя шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребезнең безнең якларга беренче тапкыр килүе.

Нижгар өлкәсенә килгәнче алар өч көн дәвамында Казанда булганнар. Фин кардәшләребезне анда Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисе Ринат Закиров җылы каршы алган.
Безнең өлкәдә сәфәрне оештырырга Мәскәүдә яшәүче краснайлы Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов булышкан. Иртәнге аштан соң ерактагы кардәшләребез автобуска утырып юлга чыктылар.

Алдан каралган программа буенча алар беренче көнне Актукта, Чүмбәлидә, Мәдәнәдә булып кайтырга тиеш иделәр.

Узып барышлый Рамил хәзрәт авыллар турында сөйли барды. Беренче тукталыш Кочко-Пожарда булды – “Нинель” кибетендә фин татарлары авыл халкы белән аралашты, бераз ял итте.

Актукта аларны мәчет имамы Мансур хәзрәт Хаммәтов һәм Зиннур хәзрәт Хәсәнов каршы алдылар, тиздән Шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов та килеп җитте. Бергәләшеп җирле каберлекләргә барып, мәрхүмнәр рухына догалар кылгач, фин кардәшләребез каберләрне карап йөрделәр, якыннарының, туганнарының каберләрен эзләделәр күрәсең.

Аннары кунаклар мәчеткә юл алды. Биредә аларны авыл халкы көтә иде инде. Намаз алдыннан сүз Мансур хәзрәткә бирелде. Ул тагын бер тапкыр ерактан килгән милләттәшләребезне сәламләде һәм безнең якларга ешрак килергә чакырды. Шулай ук үз сәламнәрен Рушан хәзрәт һәм шушы авылдан булган район мәдәният комитеты җитәкчесе Максут Яруллин да җиткерделәр. Кунаклар исеменнән Тампере мәхәлләсе әгъзасы Гөлсем Саадетдин чыгыш ясады. Намаз алдыннан Рамил хәзрәт укыган вәгазь авылны яңгыратты.

Мәчеттән чыккач кунаклар актуклылар белән озак аралаштылар, кайберләре туган-кардәшләрен яи-сә аларның дусларын, күршеләрен дә очратты.
Төшке аш өстәлен суомилылар өчен (фин халкын чит илләрдә шулай дип атыйлар) коруда зур өлешне җирле хуҗалык рәисе Ваиз Билялов һәм Мансур хәзрәт Хәммәтов керткәннәр. Биредә аларны район башлыклары Халит Сөләйманов һәм Рәшит Садретдинов сәламләде.

Табын артында фин кардәшләребезне ашның күп төрлелеге хәйран калдырды. Татарларның бренды булган казы аларга аеруча ошады. Мул итеп корылган табынны хәтта планшетларга һәм телефоннарга фотоларга да төшерделәр.

Табын артында миңа Рамил хәзрәт белән янәшә утырырга туры килде. Ул үзе Сафаҗайдан. 11 ел инде чит илдә яшәсә дә, биредә танышлары, дуслары күп, шуңадыр да бик җылы кабул иттеләр үзен, ачык күңелле, гади кеше икәнлеге күренеп тора. Аның хезмәтенең башкарган әһәмияте әйтеп бетергесез зур, бигрәк тә шундый очрашуларны оештыруы.
Төшке аштан соң кунаклар Чүмбәлигә юл тоттылар. Биредә алар икенче мәчетнең 25 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар. Форсаттан файдаланып, беренче мәчетне дә кереп карадылар һәм шуннан соң каберлекләргә уздылар. Биредә кергәч үк һәйкәл урнаштырылган. Ул хәтер ташы Рәис Мөҗипов тырышлыгы белән булдырылган.
Биредә Рушан хәзрәт мәрхүмнәр рухына дога кылды.

Сәфәрнең чираттагы пункты – Мәдәнә авылы. Кунакларны биредә “Рәшидә” мәчетенең уникаль архитектурасы хәйран калдырды. Аның эчендә урнашкан музей да зур кызыксыну уятты. Биредә алар Нижгар татарлары тарихы белән таныштылар, төрле макетлар, экспонатлар янында фотога төштеләр. Өч көнлек сәфәрнең беренче көне Уразавылның “Идел” ашханәсендә оештырылган кичке аш белән тәмамланды.

8 августта иртән фин делегациясе Суыксу авылына барды, Семочки белән Пашат арасындагы Шәһитләр каберлегендә булды. Пашат мәчетендә, Семочкида оештырылган чараларда катнашты. Ә кичен Зур һәм Кече Рбишчада булды. Якшәмбедә фин кунаклары Красный Остров, Петрякс, Сафаҗай һәм Иске Мочали авылларында кунак булып сәфәрләрен тәмамладылар.

Өч көнлек сәфәр күп санлы мөселманнарның хатирәләрендә генә сакланып калмас. Рамил хәзрәт әйтүенчә, бу турыда китап булдырылыр.

Туган як

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*