tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Тукай исемендәге филармониядә Зөһрә Шәрифуллинаның юбилей концертлары уза
Г.Тукай исемендәге филармониядә Зөһрә Шәрифуллинаның юбилей концертлары уза

Г.Тукай исемендәге филармониядә Зөһрә Шәрифуллинаның юбилей концертлары уза

17 һәм 20 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында популяр җырчы, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллинаның юбилей концертлары уза. Аларда Татарстан һәм Башкортстанның танылган артистлары Зифа Нагаева, Нәзифә Кадыйрова, Зөфәр Хәйретдинов, Айгөл Сагынбаева һәм башкалар катнаша.

Программага татар халык җырлары, бүгенге көн татар һәм башкорт композиторлары әсәрләре кергән.

Белешмә өчен. Шәрифуллина Зөһрә Нигъмәтулла кызы 1956 елның 20 декабрендә Татарстанның Сарман районы Сарман авылында туган. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 1980 елда Түбән Кама музыкаль училищесын тәмамлаганнан соң эшли башлаган. Солист-вокалист сыйфатында филармониядә эшләгән дәвердә ул татар эстрадасының әйдәп баручы җырчысына әверелгән. 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*