tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Генерал Рәсим Акчурин Татарстан алдындагы казанышлар өчен орден белән бүләкләнде
Генерал Рәсим Акчурин Татарстан алдындагы казанышлар өчен орден белән бүләкләнде

Генерал Рәсим Акчурин Татарстан алдындагы казанышлар өчен орден белән бүләкләнде

Шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлеген билгеләп үткән генерал-полковник Рәсим Акчурин исеме Мәскәүдә һәм Татарстанда яхшы таныш. Ул озак еллар Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтариятен җитәкләгән кеше, хәзер аның мактаулы президенты булып тора, яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшендә актив катнаша. Рәсим Акчуринны Татарстанның Премьер-министры урынбасары – республиканың Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татарстан Президенты исеменнән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден белән бүләкләде, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов та Рәсим Акчуринга Мөфтиләр Шурасы исеменнән “Казанышлар өчен” орденын тапшырган. Рәсим Акчуринга юбилее уңаеннан Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе Дини оешмалар белән элемтәләр департаменты, Россия Кораллы көчләр Генераль штабы башлыгы, Мәскәүнең Ветераннар советы, Татарстан Хәрби комиссариаты, Казан суворов училищесы вәкилләре дә котлаулар юллаган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*