tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Геннадий Макаров 27 гимназиядә кунакта
Геннадий Макаров 27 гимназиядә кунакта

Геннадий Макаров 27 гимназиядә кунакта

Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 27 номерлы гимназиясендә әледән-әлекызыклы чаралар оештырыла. Бу чараларда гимназия укучылары, укытучылар һәм ата-аналар аналар актив катнаша.

Чираттагы очрашу 16 февраль көнне 3 а классы укытучысы Зөһрә Рәшит кызы Йосыпова, ата-аналар комитеты җитәкчесе – Фәния Илдус кызы Фәйзуллина тарафыннан танылган шәхес, фольклорчы, борынгы музыка кораллары белгече Геннадий Михайлович Макаров белән оештырылды.

Казанда узучы семинарда катнашучы республика районнарыннан җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары әлеге очрашуның кунаклары булды.

Геннадий Михайлович татар сәнгатен баетуга, аны үстерүгә, фольклорын саклап калуга зур өлеш кертүче, борынгы милли уен коралларын барлап, аларны халкыбызга кайтару өстендә тырышып эшләүче фидакарь җанлы шәхес.

Хуҗаларны һәм кунакларны борынгы милли уен кораллары белән таныштыруны Геннадий Михайлович халкыбызның иң борынгы уен коралы – курайдан башлады. Аннан бер-бер артлы дәф, думбра, гөслә кебек уен кораллары белән таныштырды. Һәр уен коралы белән бәйле кызыклы истәлекләрен сөйли-сөйли, моңлы көйләр дә уйнап күрсәтте. Моннан тыш ул һәр уен коралының тарихы, милләтебезгә ни кадәр кагылышлы икәнлеген дә искәртеп үтте. Хәтта, алай гына да түгел, татар әдәбиятында билгеле урын алып торучы “Идегәй” дастанын дәф коралында уйный-уйный “көйләп” укып күрсәтте.

Бүгенге очрашуда Геннадий Михайлович балаларга, укытучыларга уен кораллары турында гына түгел, гомумән татар халкын милләт буларак саклауның асылында ни ятканы, аның сәнгате, әдәбияты, тарихы турында төрле тарихи чыганакларга таянып тәфсилләп сөйләде.

“Татар әдәбияты – татарның умыртка сөяге, – дип бәяләде ул. – Әдәбиятны белгән кеше, тарихны да яхшы беләчәк”.  

Гимназиядә белем алучы укучылар үзләре дә төрле уен коралларында уйнарга өйрәнәләр. 3 а класс укучылары да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: Амилә Насыйбуллина – курайда, Язилә Нуруллина – баянда, Мәликә Сафина – фортепианода татар моңнарын яңгыратты.

Әйтергә кирәк, мондый очрашулар бик еш уздырыла. Гимназия кунакта Галимҗан Гыйльманов, Роберт Миңнуллин, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәпова һ.б. булды.

Марсель Масагутов фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*