tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Госман Садә тәхәллүсе белән танылган татар шагыйре вафат
Госман Садә тәхәллүсе белән танылган татар шагыйре вафат

Госман Садә тәхәллүсе белән танылган татар шагыйре вафат

Госман Садә тәхәллүсе белән танылган шагыйрь һәм журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Мохтасар улы Зәйнетдиновның йөрәге бүген тибүдән туктаган.

Госман Садәнең якты исеме күңелләребездә һәрвакыт сакланыр, дип белдерә ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.

Госман Мохтасар улы Зәйнетдинов 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында башлангыч, Кашка авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Аскын һәм Караидел район газеталарында тәрҗемәче һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1972 елларда ул Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университет каршындагы «Акчарлаклар» дигән әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.

Университетны тәмамлаганнан соң, Госман Садә Казанга күчеп килә. 1972-1979 елларда республиканың сәяси-иҗтимагый журналы «Коммунист Татарии» («Татарстан коммунисты») журналында тәрҗемәче, ә 1979 елның февраленнән «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясенә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу газетада шактый еллар эшләгәннән соң, аның журналистлык хезмәте туксанынчы елларда республиканың «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында дәвам итә.

Госман Садә басмада дөнья күргән дүрт шигъри китап авторы: «Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле тәрәзәләр» (1987), «Тайфун күзе» (1990), һәм “Ярату ява” (2010) .

Нигездә, ул – лирик шагыйрь. Публицистик характердагы тормыш материалын да ул тел-стиль чаралары ярдәмендә лирикага хас формаларга төреп бирергә тырыша. Тормышчан шигъри детальләр, халыкчан образы, йөгерек тел, фикер-хистә ихласлык, шигырьне композицион яктан матур һәм җиңел аңлаешлы итеп төзү осталыгы: болар шагыйрь иҗатының үзенчәлеген тәшкил итәләр. Ул шулай ук композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм халык арасында популярлык казанган милли рухлы «Әссәламегаләйкем», «Рамазан», «Җомга азаны» кебек җыр текстлары авторы буларак та билгеле.

Ул 1988 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсе, якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Госман Садәнең якты исеме күңелләребездә һәрвакыт сакланыр, диелә кайгынамәдә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*