tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкыбызның күңел бизәкләрен бергәләп саклыйк
Халкыбызның күңел бизәкләрен бергәләп саклыйк

Халкыбызның күңел бизәкләрен бергәләп саклыйк

Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең татар иҗтимагый үзәгендә “Самавыр янында” исемле чара узды. Ул “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән темага Камилия Исмәгыйлева җитәкчелегендә оештырыла. Төп максат- халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән бәйле татар милли декаратив-гамәли сәнгатне саклап калу. Әлеге үзәктә мондый чаралар еш оештырыла. Мисал өчен, узган елның декабрендә  «Әбиемнең теләкләре, нәсихәтләре», ә быел гыйнвар аенда «Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы» исемле кичәләр үткәрелде.

Татар хатын-кызларының декоратив- гамәли хезмәтләреннән күргәзмә булдырылган. Анда хатын-кыз киемнәре, йортны бизәү өчен чигешләр кебек кул эшләре куелган. Татар үзәге әгъзалары аларны эшләү техникасы белән таныштырды. Әби-бабалардан калган мирасны кадерләп саклаулары хакында да җиткерделәр. Алар белән яшьләрне дә таныштыралар.

Татар үзәгендә оештырылган “Халкыбызның күңел бизәкләре” кичәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев катнашты. Кунаклар үзәк каршындагы музей белән танышты, “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары үз кул эшләнмәләрен бүләк итте.

Чара ахырында катнашучылар мондый очрашуларны ешрак оештыру, үзара тәҗрибә уртаклашу, халык иҗатын саклау эшен бергәләп алып бару турында килеште.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*