tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасының яңа саны чыкты
“Халкым минем” газетасының яңа саны чыкты

“Халкым минем” газетасының яңа саны чыкты

“Халкым минем” газетасының яңа саны бу юлы кызыклы яңалыкларга аеруча бай һәм темалар төрлелеге белән дә аерылып тора. Басманың беренче битендә үк Сез Төрекмәнстанда яшәүче милләттәшләребез белән таныша аласыз. Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабад шәһәренә визиты барышында татарлар белән очрашты. Бу тарихта беренче очрашу. Мәкаләдә әлеге очрашу барышында яңгыраган фикерләрне дә белерсез.

“Уралда мин үз кеше”,-ди Арча кызы Фәвия Сафиуллина. Татарстанның Уралдагы даими вәкиле урынбасары, Урал татарлары конгрессы рәисе урынбасары, актив ханым бу өлкәгә ничек барып чыккан, андагы милләттәшләребез ничек яши? Фәвия Сафиуллна белән әңгәмәдә боларның барсы хакында да бәйнә-бәйнә сөйләнә.

Газетаның бу санында Бөек Ватан сугышында катнашкан татарның батыр улларына да зур игътибар бирелә. Башкортстандагы Яңагыш авылында яшәгән Гыйзетдин Заһитов кем ул? Нинди батырлык эшләгән?  Журналист Илдар Даутов язмасы Сезне совет гаскәрләре җиңү яулаган иң кадерле көнгә, тарихи вакыйгалар чолганышына алып керер.

“Халкым минем” газетасында шулай ук танылган журналист, язучы Рафаэль Сальмушев, танылган композитор Азат Хөсәенов хакындагы язмалар да урын алган.

Исегезгә төшерәбез, “Халкым минем” газетасы киләсе ярты елдан “Татарлар” исеме белән чыга башлый. Басманың алдагы чыгарылышында да сезне кызыклы язмалар, төбәкләрдәге яңалыклар белән таныштырып барырбыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*