tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Һәр кешенең башында милләтне саклау уе йөрергә тиеш
Һәр кешенең башында милләтне саклау уе йөрергә тиеш

Һәр кешенең башында милләтне саклау уе йөрергә тиеш

Бу юлы әңгәмәдәшләрем – икәү. Ягымлы итеп мөнәҗәтләр башкаручы сөйкемле кызыбыз – Гөлчәчәк Сәлимҗанова һәм төрле халык уен коралларында оста уйнаучы егетебез – Дамир Габдрахманов. Иң башта мин алардан үзләре белән таныштыруны үтендем.(Әңгәмә 2009 елның октябрендә үткәрелгән иде)

Гөлчәчәк. Мин Казанның Дәрвишләр бистәсендә эшчеләр гаиләсендә туып үстем. Әнием Әгерҗе районының Чишмә авылыннан, әтием Казан егете. Казан кызы булсам да,  үземне һәрвакыт авыл кызыдай хис итәм. Күңелем һәрчак әби-бабам яшәгән Чишмә авылына ашкына. Җәйге каникулларны да без һәрвакыт әби-бабайлар белән үткәрә идек. Шунда эшкә өйрәндек, халкыбызның гореф-гадәтләрен сеңдердек, дин, ислам кануннарын үзләштердек. Шушы авылда җәйге каникулларны уздыру үзе бер мәктәп, тормыш мәктәбе булды дип уйлыйм мин. Бабаем авылның мулласы. Үз тырышлыгы белән барысына өйрәнде, аңа авыл халкы үзе шундый исем бирде. Коръән ашларына, бәбиләргә исем кушу мәҗлесләренә чакыралар. Әбием – умартачы. Күп санлы призлары, төрле ярышларда яулаган урыннары, бүләкләре бар.

Дамир. Тумышым белән мин Бөгелмә шәһәреннән. Әтием – Баулыдан. Кандыз авылында туып үскән. Әни – Бөгелмәнеке. Алар әти Бөгелмәдә укыган вакытта танышып кавышканнар. Әтием ягыннан әби-бабам нәселе – төзүчеләр. Бабам – балта остасы. Әбием – штукатур-буяучы. Алар икәүләшеп ике йортларын торгыздылар. Әни ягыннан бабай бик күп һөнәрләргә ия кеше. Аны бухгалтер дип әйтсәң дә була, слесарь дип әйтсәң дә була, бик күп һөнәр үзләштергән ул, ә төп һөнәре электрчы дип әйтсәм дә буладыр. Әнинең знисе бухгалтер иде. Мин үзем татар гимназиясендә, музыка мәктәбендә укыдым. Аннан туры Казанга, Татар дәүләт гуманитар университетының музыка факультетына киттем. Баянчы Рагъде Халитов классында укыйм. Баянда һәм төрле халык уен коралларында уйнарга өйрәнәм.

– Сез икегез дә шәһәр баласы, Гөлчәчәк – Казаннан, Дамир – Бөгелмәдән. Бөгелмә Татарстанда булса да, урыс шәһәрләре кебек, менә шундый шәһәр балалары татарча чиста, матур сөйләшәләр. Моңа нәрсә ярдәм итте: әллә татар гимназиясендә укумы?

Гөлчәчәк. Әлбәттә, гимназиядә уку телебездә камил сөйләшү өчен этәргеч булды. Безнең Дәрвиш бистәсендәге 11нче татар гимназиясендә укытучыларыбыз бик көчле иде. Иң беренче яктан, профессиональ укытучылар, икенче яктан, алар ихлас күңелдән укучыларны яраталар иде. Һәм аларда иҗат белән кызыксыну зур булды. Шуның өстенә безнең йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне ихтирам итәләр иде. Класс җитәкчесе Рәхимова Айсылу Хәбибовна белән без һәрчак дини бәйрәмнәребезне, музыкаль чаралар уздыра идек. Моннан тыш минем өчен татарча матур итеп сөйләшүгә авыл нык ярдәм итте. Авыл халкы, әбиләре, картлары белән сөйләшү, аларның тормыш хикәяләрен тыңлау миңа бик зур йогынты ясады. Шул үзебезнең 11 нче татар гимназиясен тәмамлап мин Ильяс Әухәдиев исемендәге Казан музыка училищесына вокал бүлегенә укырга кердем. Шунда безнең Сафиуллин Наил Саматович исемле бер укытучыбыз бар иде. Ул бездә матур сөйләм дәресләрен алып барды. Училищены укып бетергәннән соң мин 1 ел Казан дәүләт консерваториясенең  вокал бүлегендә укыдым, анда сәхнә телен безнең белән Галиева Асия Әмировна алып барды. Ул да безнең матур итеп сөйләшүгә зур этәргеч ясады. Бүгенге көндә мин Татар гуманитар-педагогика университетының музыка факультетын бик уңышлы тәмамладым – кызыл диплом белән. Җыр дәресләрен Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов классында алдым. Барлык булганым белән мин үземнең укытучыларыма рәхмәтлемен һәм аларга баш иямен. Барысына да..

Дамир. Үземнең татар телен өйрәнүемә мин бигрәк тә бабама – әниемнең әтисенә рәхмәтлемен. Кечкенәдән мин күбрәк бабай белән булдым. Бабай безнең гел татарча сөйләшә. Бабай белән аралашу татар телен өйрәнүгә көч биргәндер. Аннан соң татар гимназиясендә уку еллары да эз калдырды. Гөлчәчәк әйткән кебек, безнең дә укытучыларыбыз бик көчле иде. Кайвакыт уйланам, рус мәктәбе һәм татар мәктәбе нәрсә белән бер-брсеннән аерыла? Җылылыгы, яктылыгы беләндер. Шуңа күрә үземнең татар гимназиясен һәрвакыт якын итәм. Ул хәзер дә эшли, кайткан саен анда кереп чыгарга, класс җитәкчем, мине төрле олимпиадаларга йөрткән укытучыларым белән күрешергә тырышам. Гимназиядә укыган вакытта театр оештыра идек. Җитәкчебез бар иде – театрны да алып бара торган. Музыка мәктәбе дә нык тәэсир итте. Укытучым Румия Зиннәтовна Борһанова белән гел татарча гына аралаша идек. Мәктәп, музыка мәктәбе, өйдә бабай – миңа шулай итеп татар телен сеңдерде. Һәм менә безнең музыка факультетыбызда  да укытучыларыбызның күпчелеге – татарлар. Татарча сөйләшәбез.

Гөлчәчәк. Студентлар да…

Дамир. Әйе, студентларның да күбесе татар авылларыннан. Шуңа күрә  күбесе татарча сөйләшә.  Факультетта укучы рус балалары да, рус милләтененнән булган укытучылар да аларга карап татар телен күбрәк аңлый башлыйлар.

Гөлчәчәк. Үзләре дә кушылып китәләр…

Дамир. Шунлыктан күңел ачылып китә. Кешеләр татар телен үзләштерәләр, өйрәнәләр.

– “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үткән ифтар кичәсендә сез икәүләп, дуэт булып чыгыш ясадыгыз. Гөлчәчәк җырлады, Дамир курайда уйнады. Шушындый дуэт идеясе сезгә кайдан килде? Ничек бергәләп чыгыш ясарга уйладыгыз?

Гөлчәчәк. Дамир белән факультетта без күптән таныш. Көннәрдән бер көнне Айдар абый: “Гөлчәчәк, мөнәҗәтләр кичәсе булачак. Мөнәҗәт әзерлә, катнашырсың”, – дип әйтте. Минем мөнәҗәтем тагын да халык күңеленә якын булсын дигән теләк белән мин Дамирга мөрәҗәгатҗ иттем. Дамир бу мөнәҗәтне тагын да баетты, матурайтты.  Ул безнең милли уен коралыбыз – курайда уйнады. Киләчәктә дә безнең планнар бар . Әлегә сөйләмим – кечкенә генә сер булып калсын.

– Бу кечкенә серне ачмыйча гына, киләчәгегезне ничек күзаллыйсыз – шуны сөйләп китмәссезме?

Гөлчәчәк. Әлбәттә. Мин университетыбызның аспирантурасына укырга керергә телим.  Фәнни эшем ислам һәм музыка белән бәйле булуын теләр идем. Бәлки, киләчәктә балалар өчен дини мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә музыка дәресләре әсбаплары чыгарып булыр.

Дамир. Мин бишенче курста, быел укып бетерәм.  Рәгъде Халитов классында укумиңа бик кызыклы, аеруча халык уен коралларын эзләү экпедицияләрендә табылган татар музыка уен коралларын өйрәнүгә күңелем ята. Укытучым мине концертларга,  музейларда булган күргәзмәләргә алып чыга, ул – баянда, мин шул уен коралларында чыгыш ясыйм.

– Нинди уен коралларында уйный беләсез бүгенге көндә?

Дамир. Мин көпшә, көпшә курай, нугай курай, таш сыбызгыларда – барлык өрмә халык уен коралларында уйный алам. Кайберләре кулымда да юк, аларны үзең эшләсәң генә уйный аласың. Аларны эшли торган осталар бик сирәк очратып була. Кайбер чакта үзем дә ясыйм. Мәсәлән, көпшәдән курай ясый алам.

Гөлчәчәк белән бергә чыгыш башлаувыбыз турында минем дә әйтәсем килә. Кешеләр җаннарына якын кешене әллә каян сизеп тоемлап аладыр. Гөлчәчәк белән шулай булды.  Карашларыбыз бертөрле, идеяларыбыз бер юнәлештә туа. Дуэт та шуңа күрә тугандыр. Киләчәктә, бәлки, мин дә Гөлчәчәк кебк аспирантурага керермен. Музыка ягыннан белемне тагын да арттыру нияте бар. Бәлки, консерваториягә укырга керермен. Әлегә әйтә алмыйм, чөнки әле бер ел укыйсы бар.

– Мөнәҗәт әйтү – үзенчәлекле жанр. Чыгыш ясаганда сездә ниндирәк хисләр туа?

Гөлчәчәк. Һәр чыгышка ныклап әзерләнәбез, бик күп репетицияләр ясыйбыз. Дамир миңа үз фикерләрен сөйли, мин аңа үз киңәшләремне әйтәм. Бер-беребезгә беркайчан үпкәләмибез, чөнки әйткән киңәшләр алар һәрвакыт туры һәм дөрес була. Чын күңелдән. Әгәр дә инде эшең алга китсен дисәң, монда бернинди үпкәләүләр дә булырга тиеш түгел. Кайчакта шулай була: икебез дә чын күңелдән бирелеп башкарабыз һәм гармония барлыкка килә. Моны халык та сизеп ала, кешеләрнең күзенә күз яшьләре тула. Мөнәҗәт ул халыкка дога кебек тә тәэсир итә.

– Чыгышларны кайда күбрәк ясыйсыз? Аңлашыла ки, мөнәҗәт эстрада концертында башкарыла торган әсәр түгел.

Гөлчәчәк. Мәсәлән, ураза аенда безне авыз ачуларга, ифтарларга чакырдылар.

– Дуэт булып күпме вакыт чыгыш инде ясыйсыз?

Дамир. Ике елга якын бардыр инде.

– Репертуарыгызда ничәләп мөнәҗәт бар?

Гөлчәчәк. Без башлау этабында гына. Репертуар дип әйтү бик зур сүз булыр иде. Каядыр бер ун мөнәҗәт бар.

– Мөнәҗәттән башка халкыбызда  башка төрле вокал әсәрләр дә бар бит. Мәсәлән, бәетләр. Сез алар турында уйланганыгыз бармы?

Гөлчәчәк. Бар. Мөнәҗәтләрдән башка бәетләрне дә, тарихи җырларны да, халкыбызның моңлы, озын җырларын да өйрәнербез бип уйлыйбыз. Шулай ук “Кыйссаи Йосыф”тан, бәлки, өзекләр ясап булыр иде. Анда музыка, җырдан тыш әле  матур сөйләм дә кушылыр дип уйлыйм.

– Мөнәҗәт сөйләү зур акча китерә торган шөгыль түгел. Тормышның матди ягы турында уйланасызмы? Көндәлек тормышыгызны ничек тәэмин итәсез?

Гөлчәчәк. Мөнәҗәтләрдән башка мин үзебезнең университетта укытырга да хыялланам. Моннан тыш мин татар, мөселман туйларын, юбилейларны алып барам. Шулай кыш көннәре Кар кызы да булгалыйм…

– Гөлчәчәк – кияүгә чыкмаган кыз, Дамир – өйләнмәгән егет. Булачак тормыш иптәшегез нинди булачак? Моның турында уйланасыздыр? Аны ничек итеп күзаллыйсыз? Ул татар кешесе булырга тиешме? Татар булмаса, татарчаны өйрәтәчәксезме?

Гөлчәчәк. Хатын-кызның бәхете, әлбәттә, иманлы, акыллы ир-ат кулындадыр. Тормышка да, гаиләгә дә җаваплы карый торган кеше булсын. Иң зур теләгем – минем гаиләм үрнәк гаилә булсын иде.

Ә Дамир яшь эле…

Дамир. Татар кызын алырга теләр идем. Ачык булсын. Тыйнак, ләкин капланган түгел. Ире сүзеннән курыкмыйча үзенең фикерен, киңәшен әйтә алучы тормыш иптәше. Кычкырмыйча, йомшак кына фикерен җиткерүче, үзенекен пышылдап әйтә торган гади татар кызы.

Гөлчәчәк. Тагын бер мөһим әйбер бар – тормыш иптәшебез безне, безнең сәнгатьне аңлый торган кеше булуы бик кирәк.

– Татар халкы элек бик горур халык булган да, бүген еш кына татар татарлыгыннан ояла, кайчак баш та тарта, горурлыгын югалткан дигән сүзләр ишетергә туры килә. Сез ничек: татар булуыгыз белән горурланасызмы, әллә?..

Гөлчәчәк. Мин бик горурланам. Әниемә көн саен әйтәм: “Ярый әле, әни, син мине татар кызы итеп тудыргансың!” Һәр җирдә, хәтта втобуста йөргәндә башка милләт апалары  булса да мин бик рәхштләнеп татарча сөйләшәм. Бер дә оялмыйм, татарча сөйләшә алуым белән горурланам. Безнең һөнәр – музыка укытучылары. Киләчәктә татар мәктәпләрендә, татар гимназияләрендә музыка дәресләрен алып барыр идек. Шунда безнең файдабыз күбрәк булыр иде дип уйлыйбыз.

Дамир. Мин тулай торакта торам. Бүлмәбездәге  егетләр – барыбыз да татарча сөйләшәбез, Әмма тулай торактагы кайбер татар кызлары ана телләрен белмиләр. Мин аларга ярым шаярып дәшкәлим: “Безнең университетның исеме ничек? Татар гуманитар педагогика университеты. Иң алда нинди сүз тора? Татар! Президентыбыз килгәндә төп максат нинди куелган иде? Татар телен үстерү! Сез татар булгач, татар телен өйрәнергә тиешсез!” Татар теле минем өчен бер хәзинә ул. Татарстанда яшибез – татарча сөйләшергә тиешбез дип саныйм. Телне югалтсак, халык та бетәчәк кебек. Бетүгә бер адым калачак. Яшьләр арасында күбрәк менә шундый сөйләшүләр, өйрәтүләр күбрәк булса икән! Һәр кешенең башында милләтне саклау уе йөрергә тиеш. Компьютердагы программа кебек. Һәркем телен онытмаска, телне үстерүгә үзенең өлешен кертергә тиеш.

– Бик зур рәхмәт! Әңгәмәбез бик ошады, бар эшләрегездә дә уңышлар телим!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*