tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы сайлауларда Россия татарларының ихтыярын хуплый
Бөтендөнья татар конгрессы сайлауларда Россия татарларының ихтыярын хуплый

Бөтендөнья татар конгрессы сайлауларда Россия татарларының ихтыярын хуплый

Хөрмәтле милләттәшләр!

18 март көнне Россия Федерациясе Президенты сайлаулары узды. Бу – илебез өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе. Илебездә яшәгән 160 тан артык милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, В.В. Путин өчен тавыш биреп, үзләренең ватандашлык бурычын үтәделәр.

Россия Федерациясе безнең милләттәшләребезнең  тарихи ватаны булып тора. Күп гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыз шушы җирдә гомер иткәннщр, монда дәүләтләр булдырганнар.  Хәзерге чорда да татар халкының язмышы Россия белән тыгыз бәйләнгән.

Сайлауларда катнашкан милләттәшләребез Россиянең бердәмлеге өчен, илебездә яшәүче халыкларның  якты һәм өметле киләчәге, рухи-мәдәни байлыклрын саклап калу өчен тавыш бирделәр.

Хөрмәтле милләттәшләр, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы барыгызга да илебез җитәкчесен сайлауда актив катнушуыгыз өчен рәхмәтләр җиткерә. Без бердәм һәм көчле булсак, Россия дә көчле булачак!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*