tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең ачылу тантанасы узачак
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең ачылу тантанасы узачак

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең ачылу тантанасы узачак

2018 елның 20 ноябрендә (11.00) Язучылар берлегенең Тукай клубында XIX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең ачылу тантанасы уза.

Чарага бәйгедә катнашучылар, жюри әгъзалары, танылган язучылар, алдагы елларда бәйгенең Гран-при бүләгенә ия булган яшь язучылар чакырылган.

«Иделем акчарлагы» бәйгесендә Татарстан Республикасында, Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.

Бәйге өч этаптан тора:

  •  I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү;
  • II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү;
  • III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен 7 көнлек иҗат мәктәбе оештыру.

    Тантанага керү ирекле. Рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*