tatruen
Баш бит / Яңалыклар / III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы катнашучылары Арча районына сәфәр кылдылар
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы катнашучылары Арча районына сәфәр кылдылар

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы катнашучылары Арча районына сәфәр кылдылар

15 май көнне III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы катнашучылары Татарстан Республикасының Арча районына сәфәр кылдылар. Программа кысаларында алар Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең эшчәнлеге белән таныштылар. Гүзәл затларыбыз көллияттә “Әлифба” музее, “Тылсым” курчак театры остаханәсе, “Халкымның күңел бизәкләре” остаханәсе (түбәтәй чигү, күнгә чигү буенча мастер-класслар, күргәзмә-сату) эшчәнлеген күзәттеләр. Шулай ук хатын-кызларыбызны “Оста куллар” күргәзмәсе, “Гөлстан” әйдәманнар клубы белән дә таныштырдылар. Актлар залында бөтендөньядан җыелган кунаклар өчен махсус әдәби-музыкаль концерт программасы оештырылган иде. Концерт тәмам булгач форум делегатлары Арча районының Яңа Кырлай авылындагы  Г.Тукай әдәби музей-комплексына кузгалдылар, музейда алар өчен экскурсия оештырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*