tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң зур бәлеш – Бүздәктә!
Иң зур бәлеш – Бүздәктә!

Иң зур бәлеш – Бүздәктә!

Башкортстанның Бүздәк районында беренче тапкыр “Бәлешфест” милли кухнялар фестивале үтте.

Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте, Бүздәк районы хакимияте, Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм республиканың “Халыклар дуслыгы йорты” тарафыннан оештырылган чарага 2000нән артык кунак җыелды. Фестивальнең төп максаты – Башкортстанда яшәүче халыкларның милли аш-су үзенчәлекләрен саклау, өйрәнү һәм тергезү һәм шуның ярдәмендә мәдәниятара бәйләнешләрне ныгыту.

Районда “Бүздәк бәлеше” бәйрәме инде өч ел дәвамында үткәрелеп килә иде. Быел ул яңа исем һәм яңа статус алды – республика күләмендә узучы бәйрәмгә әверелде. Өстәвенә, фестиваль федераль грантка да лаек булды – Президент грантлары фонды аны үткәрүгә 471,8 мең сум күләмендә акча бүлде.Бүздәк авылының үзәк мәйданында татар, башкорт, урыс, чуваш, удмурт, мари, мордва халыкларының милли аш-суларын авыз итәргә мөмкин иде. Шунда ук әлеге милләтләрнең тормыш көтү үзенчәлекләрен ачып салган күпсанлы күргәзмәләр эшләде. Ә иң түрдә кукыраеп фестивальнең төп сәбәпчесе – бәлеш утыра иде.

Фестивальдә катнашу өчен төрле оешмалардан һәм шәхси эшкуарлардан 50дән артык гариза кабул ителгән булган. Анда Башкортстанның дистәдән артык районы вәкилләре, Оренбург өлкәсе делегациясе, республиканың казах, төрекмән, әрмән милли-мәдәни берләшмәләре әгъзалары килгән иде.“Әлегә бу олы эшнең башы гына, – дип билгеләде үзенең чыгышында Русия Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең Шура рәисе Илдар Гыйльметдинов. – Без бәлешнең данын дөнья күләменә чыгарырга тиешбез. Аны авыз итү өчен илнең барлык почмакларыннан туристлар агылырга тиеш. Ә киләчәктә, дөньяда иң зур бәлеш пешереп, Гиннеслар китабына керүгә дәгъва итәчәкбез!”

Фестиваль кысаларында милли аш төрләре әзерләү, өстәлне сервировкалау буенча төрле мастер-класслар эшләде, квест-уеннар үтте. Чарага килгән кунаклар Бүздәктә урнашкан Республика татар тарихи-мәдәни үзәге буенча экскурсия кылдылар, аның каршына агачлар утырттылар.“Бәлешфест” чыгышлар 15 телдә яңгыраган олы концерт белән тәмамланды

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*