enrutat
Баш бит / IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары килә башлады
IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары килә башлады

IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары килә башлады

24 апрельдә иртәнге сигездән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегат ханымнарны теркәү башланды.

Килүче ханымнар белән сөйләшеп алдык

Людмила Гиндулина, Новосибирск шәһәре

Людмила ханым татар иҗтимагый-мәдәни хәрәкәтендә шактый танылган шәхес, татар хатын-кылары форумына да беренче килүе түгел, аларның искиткеч берләштерүче көчен билгели ул. Людмила үзенчәлекле рәссам да, матур тавышлы җырчы да. Инде берничә ел «Мирас» татар вокаль ансамблен җитәкли. Бу талантлы коллектив төрле бәйге-конкурсларда даими катнашып, үзләрендә генә түгел, күрше төбәкләрдә дә танылып, макталып килә. дүрт яшьлек балалардан алып, 30 яшькә кадәр утызлап кеше, татар халык җырларын да, татар композиторлары әсәрләрен дә башкаралар. Бүгенге көндә актив репертуарларында кырыклап әсәр бар. «Форумнан кайтуга 30 апрельдә узачак концерт әзерлегенә чумабыз, беренче мәртәбә «Мирас» үзе генә чыгыш ясаячак концерт булачак ул», — диде Людмила.

Иң зур делегацияләрнең берсе — 33 кеше Кыргызстаннан килде. 22 апрельдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Сарман» ансамбле 25 еллыгына багышлап бик тә матур концерт күрсәткән иде, шушы тамашага катнашучылар бөтенесе дә диярлек форум эшенә катнашалар. Кыргызстанда «Ак калфак» эше гөрләп китәр дигәнгә зур өмет бар.

Гөлгенә Шонкарова, Бишкек шәһәре

Гөлгенә ханым 1956 елда Кытайдан СССРга күченеп кайтучы милләттәшлеребездә, танылган, яраткан галимебез Миркасыйм Госманов туганы. Моннан 25 ел элек 10-12 фикердәш кеше туплап, Бишкекта «Сарман» ансамбле төзи һәм менә инде 25 ел аны җитәкләп килә. Бүгенге көндә ансамбльгә утыздан артык кеше йөри. Алар татар халык җырлары, эстрада, композиторларыбызның классик җырларын, татар биюләрен башкаралар.

Сәгыйдә Нагманова, Бишкек шәһәре

83 яшьлек Сәгыйдә апа кызлар кебек җитез, мөлаем, «Сарман» ансамбленең хорында җырлап йөри. Бишкекка алар гаиләләре белән 1970 елларда Томски якларыннан күченеп киләләр. «Әби-бабаларыбыз Казан ягыннан, җир юклыктан Себерләргә күченгән булганнар», — дип сөйләп алды ул үз нәселе тарихын да. Казанга килүенә ул бик тә шат.

Йолдыз Койчуманова, Токмак шәһәре, Кыргызстан

Йолдыз ханым институт директоры булып эшли һәм якташлары академик Хәлил Әхмәт улы Рәхмәтуллин белән горурланганнарын белдерде.

Хөснуллина Лилия һәм Фатыйхова Рабига Татарстанның Чирмешән районы данлыклы югары Кәминкә авылыннан. Беренче мәдәният йорты директоры, икенчесе китапханәче, җирле «Ак калфак»ның активистлары. «Ак калфак» оешмаларының төзелеп эшли башлавын бик тә кирәкле эш дип саныйлар икән, «Районыбызның һәр татар авылында бүлекчәләр ачылды. Элегрәк «Ак калфак» тибындагы оешмалар эше дә җанланып китте, Авылларда клубка йөрүчеләр саны артты, Моңа бик куанабыз», — диештеләр Югары Кәмикәле ак калфаклы ханымнар.

Делегатлар кунакханәләргә урнашкач, төшке аштан соң форум кунаклар өчен Казан буйлап өч сәгатьлек экскурсия оештырыла. Шуннан соң форум өч секциядә эшен башлап җибәрәчәк.

“Мәгариф системасында милли тәрбия” (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Дзержинский ур.,3), “Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” (ТР Мәдәният министрлыгы, Пушкин урамы, 66/33) , “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” («Казан» милли мәдәният үзәге, Пушкин ур., 86)  дип исемләнгән секцияләр эшләячәк.

Кичке аштан соң форум делегатлары К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында «Казан» бию ансамбле концертын караячак.

Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

Быелгы форумда Татарстан Республикасының 43 районыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 22 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

Форумның пленар утырышы 25 апрель көнне К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узачак. Шулай ук монда халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе дә оештырыла. Соңыннан делегатлар Казан Ратушасының Колонналар залына узачак “Калфак туе” чарасында катнашачаклар.

26 апрель көнне форум делегатлары бөек шагыйребез Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Форум да катнашучылар шулай ук К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбле концертын, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналы кичәне тамаша кылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*