enrutat
Баш бит / Изге Болгар җыены тантаналары тәмам.
Изге Болгар җыены тантаналары тәмам.

Изге Болгар җыены тантаналары тәмам.

Бүген Болгар зур кунаклар кабул итте: 922 елда ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүгә багышланган изге Болгар җыены узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия төбәкләреннән килгән мөфти, имамнар бәйрәм чарасында катнашып кына калмады, алар көзгә ачылырга ниятләнгән Болгар ислам академиясе белән танышты, уку йортында белем бирү эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Әйтергә кирәк, һава торышы аяз, яңгырсыз булгангамы, Җыенга бихисап күп халык килгән иде. Җыенның мәдәни программасын Г. Камал театры артистлары Фәнис Җиһанша һәм Алсу Вәҗиева алып барды. Болгар халкы тарихы турында хикәяләр, риваятьләр сөйләнде. Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов шәһри Болгарга, Габдрахман сәхабәгә мәдхия рәвешендәге шигырь укыды. Алып баручылар тарафыннан Болгар академиясенең татар халкының мәшһүр галим, мәгърифәтчеләре Батырша, Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев һәм башкаларның традицияләрен дәвам иттерерлек белгечләр әзерли торган уку йорты булачагына ышаныч белдерде. Фәнис Җиһанша 2016 елның 21 маенда Болгар ислам академиясенә беренче нигез ташы салынганлыгын искәртте.

Җыенда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. «Болгар ислам академиясе дини тәгълиматчылар үзәге булырга тиеш. Болай булачагына шик юк, моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Безнең бабаларыбыз шушы җирне, динне сайлаган икән, традиция, гореф-гадәтләрне сакларга тиешбез», — дип белдерде республика җитәкчесе.

Минтимер Шәймиев, Җыенда катнашучыларны һәм Җыен кунакларын сәламләп: «Соңгы елларда Болгарда башкарылган эшләр күңелебезгә хуш килә. Бу эшләр могҗиза бит. Халкыбызның рухи көче турында сүз бара. Болгар академиясен булдыру дөрес фикер булды. Узган елда беренче ташка нигез салган идек. Быел сентябрьдә ачарбыз, дип хыялланабыз гына түгел, эшне башларбыз, дип ышанабыз. Иң мөһиме — шартлар тудырылган», — дип билгеләп узды Дәүләт Киңәшчесе.

«1429 ел элек Расул икрам салаллаху галәйһи вәссәлам сәхабәләре шәһри Болгарга килеп, ата-бабаларыбызга Аллаһының динен аңлаткан. 14 гасырдан артык дөньяның бөтен мәшәкать-авырлыклары арасында динебезне, милләтебезне, туган телебезне дә саклап килделәр. Без дә 1989 елдан бирле шушында килеп, елый-елый, аларны хәер-дога белән искә алып, тәүбә итеп, хаталарны ярлыкауны өмет итәбез. Аллаһыга догалар белән юнәләбез. Пәйгамбәребез салаллаху галәйһи вәссаламгә иң беренче иңгән аять ураза тоту, намаз, зәкят-хаҗ турында түгел. Иң беренче аять «үзеңне юктан бар иткән Аллаһының исеме белән укы, гыйлем ал, кем икәнеңне бел» дигәне булган. Һәр авылда мәчет-мәдрәсә салганнар, гыйлем эстәгәннәр. Үзара да, башка милләт, дин әһелләре белән дуслыкта яшәргә омтылып, шушы олы дәүләтебезне төзегәннәр», — дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Үзәк Диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин. Ул кемнәрнеңдер — җәбер-золымда, ә безнең җитәкчеләрнең изге ниятләре белән танылуын әйтте. Бүген рухи-әхлакый яңарыш алып баруыбыздан бернинди куркыныч юк, чөнки ислам ул — Аллаһы алдында буйсыну. Димәк, аның теленнән, гамәлләреннән беркем беркайчан зыян күрмәячәк», — дип белдерде ул. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин революциягә кадәр Татарстанда 30 мең китап басылып чыгуын һәм, дөньяда беренче басма буларак, 1803 елда Коръәни-кәрим басылуын әйтте. «Яңа академиядән дә, иншалла, зур галимнәр чыгар. Ул бердәмлек диндары булыр, чөнки таркаулык өчен бернинди сәбәп юк. Аллаһыбыз бер, пәйгамбәребез бер, динебез бер, китабыбыз бер, хәтта милләтебез дә бер», — ди белдерде мөфти.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов пәйгамбәребезнең «һәр кешегә белем алу фарыз» дигән хәдисен китерде. «Мөселман кешесе бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга тиеш. Мөселман кешесе дөньяви фәннәрне дә укырга тиеш. Бер хәдистә «белем эзләп, Кытайга кадәр барыгыз» диелә. Мондый бина булгач, мөселман өммәтебезнең киләчәге бар дияргә була», — диде.

Җыенда Төньяк Кавказ мөселманнары координацион советы рәисе, Чечня Республикасы мөфтие Сәлах Меджиев та чыгыш ясады. «Бөтен Россия территориясендә гыйлем таратачак шушы проект өчен Татарстан Республикасына бик рәхмәтлебез. Тик торганда гына килеп чыга торган проект түгел бу», — диде ул. Чечня мөфтие ислам динен дөрес юнәлештә аңлату әһәмиятенә басым ясап: «Исламны дөрес аңламаган очракта, сугышлар, болгавыр вакытлар барлыкка килә. Әгәр Россия мөселманнары бердәм булса, Аллаһтан куркып, изге гамәлләр кылсак, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт ярдәм итәр. Мөселманнар бөтен кешелек өчен үрнәк булырга тиеш», — ди Чечня мөфтие. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә төрле дин вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә булганын сөйләде.

Аннан соң мәртәбәле кунаклар һәм барча мөселманнар Изге Җәмигъ мәчетендә өйлә намазын укыды. Намаздан соң һәркем үз җаен карады: кем сәүдә рәтләре буйлап йөрде, кем тамак ялгап алырга юнәлде.

 

Гөлнар Гарифуллина, «Татар-информ»

tatar-inform.tatar

Фото tatarstan.ru  сайтыннан алында

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*