tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау Сабантуйга әзерләнә
Ижау Сабантуйга әзерләнә

Ижау Сабантуйга әзерләнә

Узган ел Сабантуйга бүләк җыйганда һава торышы салкын булгач, бераз күңелсезрәк булган иде, ә быел исә кояш көлде, битләрне иркәләп җылы җил исте. Сабантуйга бүләк җыябыз дип, газетабызда игълан биргән идек. Күп кенә милләттәшләребез “Яңарыш” газетасын укып, бүләк җыючыларны көтеп торганнар. Аларның быел сагындырып кына чыккан кояш кебек елмаеп каршы алулары безне тагын да шатландырды. “Бик күп еллар газетаны алдырабыз, бөтен яңалыкларны укып барабыз, сезнең белән безнең арадагы элемтәне ныгытучы ул — “Яңарыш!” — дип әйттеләр өлкән яшьтәге апа-абыйларыбыз.

Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме;
Сабан туе җитә, диеп,
Бүләк әзерләдеңме?

Кемдә яулык, кемдә сөлге, Cабантуйга бүләк җыябыз… Республиканың татар авылларында гына түгел, 19 июнь көнне Ижау каласында да бәйрәмгә бүләк җыйдык. “Яңарыш” редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан өченче ел рәттән шәһәребездә Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырыла. Агымдагы елда әлеге йолага тагы бер яңалык өстәлде. “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда үзешчән артистлар концерт куйды, ә милләттәшләребез бүләкләрен шунда китерде.

Май аенда ук: “Кайчан бүләк җыясыз? Редакциягә китерсәк буламы? Яулык­ларым, сөлгеләрем бихисап, килеп алып китә алмыйсызмы?” — дип милләттәшләребез сораулар яудырдылар. Шуңа күрә быел Калининградская, Севастопольская урамнарында бүләк җыеп кайтканнан соң “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда концерт оештырып, шәһәребезнең башка урам-районнарында гомер кичерүче милләттәшләребезгә бүләкләрне шунда китерергә мөмкинлек бирергә уйладык. Посадка арты бистәсендә яшәүчеләр ел саен бүләк җыючыларны көтеп торалар. Зөһрә апа Камалиева быел да гадәттәгечә барыбызны да үзенең тәмле беленнәре белән сыйлады. Сәкинә апа иң арттан килгән атка 10 метр тукыма чыгарды. Гомумән, иң арттан килгән атка дип, бүләк бирүчеләр күп булды.

Бәйрәмнең кызган өлеше “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда булды. “Рәйхан”, “Яшьлек”, “Бәхет” ансамбльләре, биюче Эвелина Мусина, җырчылар Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Мөхәммәтҗанов, Диния Кәримуллина, Алия Газизова, Айдар Абашев, Рөстәм Егоров, Салават Алтынбаев, алып баручы Ильяс Бәдретдинов тамашачыларның күңелен җыр-бию белән күтәрделәр. Бүләк китерүче милләттәшләребез үзләре дә тамашачыларга шигырьләрен бүләк иттеләр. Бүләк биргән барлык милләттәшләребезгә зур рәхмәт белдерәбез һәм Сабантуй бәйрәмендә көтеп калабыз!

Бүләк җыярга безнең белән беренче тапкыр, йола белән бик кызыксынып, яшь милләттәшебез Марат Хәмидуллин да чыкты. Ул әлеге йоланы бик ошатты һәм аны шул көнне узачак футбол буенча Россия-Мисыр матчына багышларга тәкъдим итте. Дөнья чемпионатында катнашучы Россия җыелма командасына көч биреп, бүләк җыю күренешләренең видеосын Интернет челтәренә куйды. Безнең теләкләр кабул булгандыр, Россия җыелма командасы тарихта беренче тапкыр дөнья чемпионаты финалының 1/8 этабына чыкты. Шулай итеп, уен 3:1 исәбе белән төгәлләнде.

Бүләк җыюны оештыруга һәр елны ярдәм итәргә ашкынып торучы милләттәшләребез дә күп. Өченче ел рәттән Пироговода эшләп килүче “Тулпар” ширкәте матур итеп бизәлгән җигүле атлар белән килеп, йолабызны матур бер бәйрәмгә әверелдерәләр. Ширкәтне Айдар һәм Тәнзилә Исламгәрәевләр җитәкли, аларга Кичкетаң авылында яшәүче әтиләре Җәүдәт абый Исламгәрәев ярдәм итә. Бу юлы да бүләк җыярга дип, Кичкетаң авылыннан махсус килде. Матур итеп борынгы сөлгеләр белән бизәлгән арбалы ат, сөлгеләр бәйләнгән озын колганы күтәргән яшьләр, гармунда уйнап, җырлап-биеп баручы милли киемле апа-абыйлар, әлбәттә, үзләренә игътибарны җәлеп итә.Шуңа күрә башка милләт кешеләре дә бик кызыксынды бу йола белән.

Безгә малай-шалайлар да иярде, “Шамси” бию төркеме кызлары да кушылды. Бүген бу аларга кызыклы бер чара булса, киләчәктә гадәти күренешкә әверелер — алар үзләре дә шулай урам яңгыратып, гармун тартып, җырлап-биеп, бәйрәм хисе тудырыр дигән өметтә калабыз.

Рәфилә Рәсүлева
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*