tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры Чаллы һәм Түбән Камада Туфан Миңнуллин әсәрләрен күрсәтәчәк
Камал театры Чаллы һәм Түбән Камада Туфан Миңнуллин әсәрләрен күрсәтәчәк

Камал театры Чаллы һәм Түбән Камада Туфан Миңнуллин әсәрләрен күрсәтәчәк

24-26 гыйнварда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, күп кенә тамашачылар соравы буенча, Түбән Кама шәһәренә һәм Яр Чаллыга гастрольләргә җыена. Искәртеп үтәбез, узган елның декабрь аенда Яр Чаллы шәһәренең “Камаз” мәдәният сарае сәхнәсендә Камал театры гастрольләре аеруча уңыш белән узган иде.

Бу юлы камаллылар Туфан Миңнуллинның “Мулла” (ул ике мәртәбә уйналачак) һәм “Авыл эте Акбай” спектакльләрен тәкъдим итә.

24 гыйнвар 18 сәгатьтә «Халык иҗат йорты» нда (Түбән Кама) һәм 25 гыйнвар 18сәгатьтә «Камаз» мәдәният сараенда (Яр Чаллы) Туфан Миңнуллинның Фәрит Бикчәнтәев куелышында «Мулла» спектакле.

“Мулла” пьесасы – күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә үтте. Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.

26 гыйнвар 12 сәгатьтә «Камаз» мәдәният сарае сәхнәсендә (Яр Чаллы) – балалар өчен Туфан миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектакле.

Акбай авылда яши һәм монда аңа бик ошый. Саф һавалы киң сахраларда йөгереп уйнарга да, тамак туйганчы рәхәтләнеп ашарга да була. Тик аның белән бер йортта яшәүче песи Тәмлетамакның гына күңеле тыныч түгел. Беркөнне телевизордан күргән, шәһәр дигән бик матур җиргә китәсе килә аның. Ничек кенә шунда эләгергә? Юлда бит куркыныч, урман аша чыкканда аю-бүреләр очравы бар. Хәйләкәр Тәмлетамак Акбайдан да тугры, эчкерсез иптәш таба алмасын аңлый. Һәм аны бергә барырга үгетли башлый. Әлбәттә, шундый хәтәр юлга Акбай Тәмлетамакның берүзен җибәрә алмый, бер көнгә генә барып килергә риза була. Акбай белән Тәмлетамакны шәһәрдә нинди маҗаралар көтә икән?

http://www.kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*