tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры “Радуга” Халыкара театр фестивалендә катнаша
Камал театры “Радуга” Халыкара театр фестивалендә катнаша

Камал театры “Радуга” Халыкара театр фестивалендә катнаша

Иртәгә, 28 майда, Санкт-Петербургта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Г.Исхакый әсәрләре буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән “Тормышмы бу?” спектаклен уйный. Спектакль А.А.Брянцев исемендәге Санкт-Петербург дәүләт Яшь Тамашачылар Театры сәхнәсендә, XX “Радуга” Халыкара театр фестивале кысаларында тәкъдим ителә. Фестиваль программасында, шулай ук, Франция, Швейцария, Эстония, Кытай, Бөекбритания, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск өлкәсе, Карелия һәм Якутия театрлары бар.

Узган атнада спектакль Уфа шәһәренең “Туганлык” Халыкара фестивалендә катнашты. Июньдә ул тагын ике халыкара фестивальдә катнашачак – Казанда “Нәүрүз” (6 июнь) һәм Оренбургта “Гостиный двор” (18 июнь), дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*