enrutat
Баш бит / «Камаз-мастер» спортчысы Илгизәр Мәрдиев вафат
«Камаз-мастер» спортчысы Илгизәр Мәрдиев вафат

«Камаз-мастер» спортчысы Илгизәр Мәрдиев вафат

Күп тапкыр “Дакар” раллиенда катнашкан “Камаз-Мастер” командасы вәкиле Илгизәр Мәрдиев кичә кич фаҗигале төстә һәлак булды. Спортчы “Пихта” ял базасы тирәсендә квадрациклда һәлак булган. Бүген Мәрдиевне соңгы юлга озаттылар. Узган елгы интервьюсын укып, Илгизәр абыйны искә алыйк:

Илгизәр Мәрдиев: Әтине аңлый башладым

Аның исеме җиңүчеләр арасына сирәк эләгә. Әмма бу кешедән башка “КАМАЗ-Мастер”ның җиңү­ләрен күз алдына да китереп булмый. Чаллы командасының танылган узышчысы Илгизәр Мәрдиев­нең уңышларын әнә шулай бәя­лиләр. Күп еллар дәвамында техник ярдәм машинасын иярләгән пилот якташларыбызның быелгы җиңүенә дә зур өлеш кертте. Мәр­диев “Ватаным Татарстан” хә­бәр­че­сенә раллида күргәннәре, улы Айрат һәм алга таба нәрсә эшләргә җыенуы турында сөйләде.

– Илгизәр абый, мин шалтыраткач, үзегезне җыелышта дидегез. Әллә киләсе “Дакар”га инде хәзер үк әзерләнә башлагансыз?

– Әлбәттә, шулай. Алай гына түгел, киләсе ярышка инде бу “Дакар” барышында ук әзерләнәбез. Көндәшләрнең кая таба барганын күзәтәбез. Үзебезнең кимчелек­ләрне ачыклыйбыз. Бу эш бер генә минутка да туктап тормый.

– Тик оештыручылар да сюрприз әзерли бит. Тимер дә ватылырга мөмкин. Көтелмәгән хәлләр еш буламы?

– Узган елгы “Дакар” аеруча нык истә калды. Двигатель белән күптән проблема булганы юк иде. Ә былтыр шуның аркасында ике машинабыз финишка килеп җитә алмады. Быел да элегрәк булмаган проблемалар килеп чыкты. Шуңа күрә сәбәпләрен ачыклыйсы бар. Эш яңа җиһазларда микән, әллә башка нәрсәдәме? Кайтып җиткәч, барысын да җентекләп тик­ше­рәбез һәм ел дәвамында шуны төзәтәбез.

– Ярышларга әзерләнгәндә көндәшләр белән аралашасызмы, әллә барысы да сер итеп сак­ланамы?

– Аралашабыз, шунсыз булмый. Ярышларда таләпләр, ка­гыйдәләр үзгәрә. Уртак карарлар кабул итәргә кирәк. Бер команда космик корабта, икенчесе диңгез кораблендә йөзгән шикелле килеп чыкмасын өчен барыбыз да бертигез шартларда булырга тиеш.

– Сер түгел, сезнең җи­ңүләрне төрлечә бәялиләр. Берәүләр бу уңышны Россия автопромын дөньяга таныткан бердәнбер вакыйга дип кабул итә. Ә икенчеләр “Дакар”дагы күрсәткечләрнең бернинди әһә­мияткә дә ия булмаганын әйтә. Янәсе, раллида узыша торган машиналарның гадәти “КамАЗ”лар белән бернинди уртак ягы да юк…

– Стартка чыккан машина­ларның барысы да махсус әзер­ләнгән. Безнеке дә, көндәш­ләр­неке дә. Безнең нәтиҗәләрне шул рә­вешле бәяләгән кешеләр көн­дәш­ләрнең машиналарын күрсен әнә. Берни белмәгән, телевизор каршысында гына утырып фикер йөрткән кешедән нәрсә көтәсең тагын? Безнең машинага килсәк, аның нәрсәсе серияле түгел соң? Аның кабинасыннан машинаның “КамАЗ” икәнен танып була. Әлбәттә, анда махсус җиһазлар бар. Әмма алар иминлекне арттыру өчен, кеше тормышын саклау өчен кирәк. Двигательгә килгәндә, ул Тутаев мотор заводында ясалган һәм күпләп чыгарыла. Тапшырулар тартмасы ZF заводында ясала. КамАЗда ZF белән уртак предприятие дә бар. Әлбәттә, иң яхшы мостларны алабыз. Әмма аларны үзебез үк үзгәртәбез. Без КамАЗны рекламалыйбыз, аның мөм­кин­лекләрен күрсәтү өчен ярышабыз.

– Ә гадәти машиналар чыгарганда “Дакар”дагы тәҗрибә еш кулланыламы?

– Әйтик, безнең радиаторлар кырыйда урнашкан. Торба һәм урман ташый торган машиналарны да шулай җиһазлыйлар. Хәрби машиналарда да шулай. Андый уртак­лыклар аз түгел.

Көндәшлек гадел булырга тиеш

– Сез командада иң мөһим вазыйфаларның берсен башкарасыз. Башкаларның җиңүе өчен тырышасыз. Иң ахырдан баруы кыен түгелме?

– Безнең өчен беренче чиратта команданың нәтиҗәсе мөһим. Моны команда белән очрашуда Татарстан Президенты да әйтте. Көндәшләр көчле, әмма алар беренче чиратта үзләре өчен ярыша. Алар авыр чакта гына бер-берсенә ярдәм итә. Ә без беркайчан да иптәшләрне кыен хәлдә калдырмыйбыз. Әлбәттә, көндәшлек тә бар. Ләкин үзара ярышу икенче планда кала. Быел авыр булды. Безнең егетләрне баштарак берәү дә җитди көндәш итеп күрмәде. Аннары нәрсә булганын аңлап алдылар, әмма егетләр җиңүне кулдан ычкындырмас өчен барысын да эшләде.

– Сезнең белән очрашкач, Рөстәм Миңнеханов коман­даның көндәшләр ясаган хаталардан оста файдалануын әйт­те. Ә алар вакытларын югалт­маган булса?

– Ә без югалтмаган булсак? Үзегез санап карагыз: Андрей Каргинов икенче этапта 1,5 сәгать вакытын югалтты. Ә бит ул күпкә алдарак булыр иде. Шуңа күрә безнең ярышларда “әгәр” дигән нәрсә була алмый. Барысы да вакыт югалта. Иң мөһиме – башкалардан азрак югалтырга кирәк.

– Ә көндәшләргә комачау итәргә ярыймы?

– Юк. Төрле хәлләр була, әлбәттә. Әмма көндәшлек гадел булырга тиеш.

– Техник ярдәм машина­сының төп бурычы нәрсәдән гыйбарәт?

– Кайчак мин этапны башкалардан тизрәк тә үтәм. Әмма икенче этапта алардан алда китсәм дә, юлда туктап егетләрне көтәм. Команда әнә шулай чыгыш ясый.

– Башкалар кебек узышу теләге юкмы?

– Мин дә узышам, әмма алга чыгарга ярамый. Ә 2007 елда көмеш медаль яуладым. Тик андый ярыш бер генә тапкыр булды. Калган вакытта мин һәрвакыт техник ярдәм күрсәтү машинасында. Чынлыкта, минем машина да башкаларныкы кебек үк. Бердәнбер аерма шул: бер-ике тонна запчасть төяп йөрим. Беренче чиратта машина өчен мөһим әйбер­ләрне тутырабыз.

– Көндәшләрнең сездән нәрсә дә булса сораганы бармы?

– Тукталышларда булгалый. Көндәшләр дә бер-берсенә ярдәм иткәли. Шунсыз булмый. Ярышта үзең генә калсаң кызык түгел бит. Әйтәм бит: көндәшлек гадел булырга тиеш.

Хәзер күбрәк борчылам

– “КАМАЗ-Мастер”га ничек килеп эләктегез?

– Монда беркем дә очраклы рәвештә эләкми. Бүгенге егетләр – картинг ярышларында чыгыш ясаган спортчылар. Мин исә автоспорт белән мәктәптә укыганда мавыгып киттем. Хәер, КамАЗ төзелгән елларда Чаллыда яшәгән малайлар барысы да шундый иде. Мин исә йөртүче-сынаучы булырга хыялландым. Шулай булып чыкты да. Автоузышчылар күпмедер дәрәҗәдә сынаучы инде алар. Башта автокросс ярышларында чыгыш ясадым. КамАЗ заводында багги буенча СССР җыелма командасы туп­ланган иде. Ә 90 нчы елларда марафон ярышларында чыгыш ясый башладым.

– Шушы еллар эчендә кайсы ярыш аеруча нык истә калды?

– 2004 ел истә калды. Беренче тапкыр өч машина белән призлы урыннарны алдык. Беренче, икенче һәм дүртенче булдык. Әләмнәр җилфердәтеп, океан ярыннан өч “КамАЗ”ның барганы әле дә истә. Ике ел элек беренче дүрт урын алганыбызны онытып булмый. Мин үзем икенче урынны алган 2007 ел да истә. Быелгысы турында әйтеп тормыйм. Яшьләр өлкән буынның уңышын кабатлады.

– Илгизәр абый, сезнең батыр йөрәкле кеше булуыгызга шикләнмим. Әмма беркайчан да курыкмадым, дисәгез дә ышанмыйм.

– Миңа калса, бары башында акылы булмаган кеше генә бернәр­сәдән дә курыкмаска мөмкин. Булды, әлбәттә, куркыныч хәлләр дә. Әмма үзеңне куркыныч астына куйганда чамасын белергә кирәк. Кабинада үзең генә түгеллекне беркайчан да онытырга ярамый. Егетләрнең дә якыннары, гаи­ләләре, балалары бар. Руль артына утыргач, башны югалтып, җа­ваплылык турында онытырга ярамый.

– Ә дистәләгән ярышта катнашкан кешенең сәламәтлеге ничек?

– Быел Россия Президенты белән очрашкач, безне Красная Полянага алып бардылар. Шунда тау чаңгысында шудык. Барысы да яхшы.

– Ә руль артына улыгыз Айрат утыргач, дулкынлану арттымы?

– Әлбәттә, аның өчен дә борчылам. Ул инде беренче генә елын йөрми. Әмма быел аеруча авыр булды. Хәзер менә әтинең минем өчен ничек борчылганын аңлый башладым. Бигрәк тә катлаулы урыннардан узганда анда безнең егетләрнең дә туктап калмаганын күргәч, бик сөенәм. Егетләрнең барысы өчен дә борчылам. Аларның барысын да кечкенәдән беләм бит. Ходай үзе сакласын инде.

– Улыгыз сезнең белән ки­ңәшләшәме?

– Аның белән еш сөйләшәбез. Тормыш турында да, эш хакында да.

– Ә хатыныгыз улыгызны да әнә шундый куркыныч спорт төренә җәлеп иткәнгә ачуланмыймы?

– Ачуланмый. Әмма хәзер аңа икеләтә авыр булганын аңлыйм. Элек ул минем өчен борчыла иде, хәзер менә Айрат та өстәлде.

Бу ярыш соңгысы булды

– Ике ел элек Чагин ярышларда чыгыш ясамый башлады, аннары Кәбиров. Ә сез кайчанга кадәр узышырга җыенасыз?

– Бу ярыш минем өчен соңгысы булды. Яшьләр үсеп җитте. Быелгы “Дакар” аларның бурычларын уңышлы үтәп чыгасын күрсәтте. Көньяк Америкага бездән өч кенә яшь егет барды. Бездә алар тагын бар бит әле. Шуңа күрә киләчәк ышанычлы кулларда. Рульне алар кулына ышанып тапшырырга да мөмкин.

– Ә техник ярдәм машинасына иң тәҗрибәле кеше утырырга тиеш түгелме?

– Бу мәсьәләдә яңа карар кабул ителергә, ярыш тактикасы үзгәрергә мөмкин. Күп кенә командалар, әйтик, ярышка биш машина белән чыга. Ралли барышында артка калганы башкаларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Безнең егетләр көчле. Иң яхшысы алга чыгачак. Калганнары аңа ярдәм итәчәк, терәк булачак.

– Ә командада каласызмы?

– Калам, әмма руль артына утырмаячакмын. Алга таба механиклар белән эшләячәкмен. Мин беркая да китмим, бары вазыйфам гына үзгәрә.

Безнең белешмә
Илгизәр Мәрдиев. 1958 елда туган. Россиянең атказанган спорт остасы. КамАЗда 1975 елда фрезеровщик булып эшли башлый. 1986 елда КамАЗның фәнни-техник үзәгенә күчә. 1992 елда халыкара ралли-марафоннарда катнаша башлый. “Дакар-2007” ярышында икенче урынны алды. Дуслык ордены, I һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены медале, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. “КамАЗ-Автоспорт” оешмасының җитештерү башлыгы.

Әңгәмәдәш Илнар ХӨСНУЛЛИН,
«Ватаным Татарстан»

matbugat.ru

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*