tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камбаркада “ Туган ягым, иркә гөлем” акциясе
Камбаркада “ Туган ягым, иркә гөлем” акциясе

Камбаркада “ Туган ягым, иркә гөлем” акциясе

Удмуртия республикасының  Камбарка районында “ Туган ягым, иркә гөлем” дигән акция кысаларында бик күп төрле чаралар узды:

–  «Серле йомгак» – татар халкының мәдәнияты,  гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу;

–  “Татар халкының тарихы” –   видеоролик карау;

–  башлангыч класслар өчен “Татар өенә” сәяхәт, “ Әбиемнең сандыгында нәрсә бар?” –  музыкаль кичә;

-«Газиз туган телем”-   татар теле белгечләре өчен интеллектуаль  уен;

–  «Табышмаклар илендә»,  «Исемнар», «Мәкальлар» .

Ә “Шигырь бәйрәме”ндә катнашучылар шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр.  Җиңүче – Гатаулина Зиләлә.

Бу зур чарабыз  калфак  тегү буенча мастер-класс белән тәмамланды. Аны Камбарка районның иң актив вәкиле Ахметвалеева Г.Р. оештырды. Аңа рәхмәтебез бик зур, дип яза Бриллиант Абдрахманова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*