tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил Исхаков Казанда Җәмигъ мәчетен кайда төзергә җыенулары турында сөйләгән
Камил Исхаков Казанда Җәмигъ мәчетен кайда төзергә җыенулары турында сөйләгән

Камил Исхаков Казанда Җәмигъ мәчетен кайда төзергә җыенулары турында сөйләгән

Татарстан Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков журналистларга Казанда Җәмигъ мәчетен төзү өчен нинди җир кишәрлекләре билгеләнүен сөйләгән.

“Берничә вариант бар. Берсе – Казан Кремле каршында, “Ривьера” һәм “Гаилә үзәге” арасында. Икенчесе – Сәлимҗанов урамында, әмма мин анда Җәмигъ мәчетен күз алдына да китерә алмыйм. Шулай ук Казанның 1000 еллыгы паркында да, “Кырлай”паркы тирәсендә дә күзаллап булмый”, – дигән Камил Исхаков.

“Гомумән, соңгы сүз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановтан булачак. Мин тәкъдимнәр әзерләячәкмен һәм дәлилләячәкмен”, – дигән Исхаков “Собака.ги” журналында чыккан интервьюсында.

Басманы телевидение алып баручысы, Mrs. Planet 2016 матурлык конкурсының җиңүчесе Рада Кузьмина җитәкли.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*