tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлы районында «Туган як» дип аталган яңа татар оешмасы барлыкка килде
Камышлы районында «Туган як» дип аталган яңа татар оешмасы барлыкка килде

Камышлы районында «Туган як» дип аталган яңа татар оешмасы барлыкка килде

Февральдә Камышлы районында яңа татар оешмасы барлыкка килде. Ул «Туган як» дип атала. Оештыручылары — Рөстәм әфәнде Хисматов, Раилә ханым Сафина һәм Рушания ханым Диндарова, җитәкчесе — Раилә Нәгыйм кызы Сафина.

Оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре: Камышлы районында татар халкын берләштерү; һәр авылда «Ак калфак» татар хатын-кызларының җәмгыятьләрен яисә клубларын булдыру; Камышлы районы татарларының рухи һәм мәдәни үсешенә ярдәм күрсәтү; татар телен, мәдәниятен, декоратив-гамәли иҗатны һәм кәсепләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм бәйрәмнәрне саклап калуда ярдәм итү һ.б.

Инде һәр авылда «Ак калфак» татар хатын-кызларының җәмгыятьләре, түгәрәкләре яисә клублары булдырылды. Апрель ахырында һәр җирлектә (социаль тернәкләндерү бүлекләрендә, мәктәпләрдә) «Татар ашлары-ризыклары көннәре» үтте. Әлеге мастер-классларда яшь кызлар токмач кисәргә, кыстыбый, коймак пешерергә өйрәнделәр.

Камышлының «Ак калфак» оешмасы әгъзалары да мастер-класс күрсәттеләр: мәктәптә укучы кызларга — булачак киленнәргә татар халык ашлары турында сөйләделәр, үзләрен кыстыбый, тары боткасыннан коймак пешерергә, шифалы урман үләннәреннән тәмле чәй әзерләргә һәм токмач кисәргә өйрәттеләр. Соңыннан кызлар тәмле ризыкларны авыз иттеләр.

Майда Камышлыда тагын кызыклы мастер-класслар үтәргә тиеш. Казаннан дизайнер Миләүшә Мусина килеп, мөселманча яулык бәйләү, түбәтәй тегү серләрен өйрәтәчәк.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА
Камышлы авылы

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*