tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Канада татар мәдәнияте үзәге мәдәниятләр парадында катнашу өчен милли киемнәр эзли
Канада татар мәдәнияте үзәге мәдәниятләр парадында катнашу өчен милли киемнәр эзли

Канада татар мәдәнияте үзәге мәдәниятләр парадында катнашу өчен милли киемнәр эзли

Канаданың “Мирас” татар мәдәнияте үзәге Nuestroamericana-2018 җәмгыятьләрнең һәм диаспораларның мәдәниятләр бәйрәмендә катнашу өчен башкорт һәм татар милли киемнәрен эзли. “Мирас” 11 августта Монреальда узачак бәйрәмдә Россиянең ике төбәге – Татарстан белән Башкортстанны тәкъдим итәчәк. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

“Без Башкортстанның мәдәни коллективларына һәм учреждениеләренә башкорт һәм татар киемнәре яки киемнәр элементлары белән уртаклашу үтенече белән мөрәҗәгать итәбез, бу парадка ике мәдәниятне тәкъдим итүчеләр күбрәк катнаша алсын өчен кирәк”, – ди үзәк активисты Гөлнара Шәйдуллина.

  • Июль азагына кадәр үзәк вәкилләре Уфада була. Алар белән tccmiras@gmail.com. электрон почтасы аша элемтәгә керергә мөмкин.

Nuestroamericana дуслык парады август башында Монреаль шәһәрендә сигезенче тапкыр үткәрелә. Ул Американың төп халыкларын һәм башка регионнарның этник җәмгыятьләрен берләштерә торган туганнар бәйрәме.

Быел Монреаль урамнары буйлап милли киемнәр кигән катнашучылар беренче тапкыр Татарстан һәм Башкортстан флагын йөртәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*