enrutat
Баш бит / Кариев театры яңа бина ачылышына чакыра
Кариев театры яңа бина ачылышына чакыра

Кариев театры яңа бина ачылышына чакыра

Кариев театрында күптән көтелгән вакыйга. 26нчы апрель Г.Кариев исемендәге
Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бина ачылу тантанасы булачак.
26нчы апрельдә театр тамашачыларга “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”
(К.Дикамилло) спектаклен күрсәтәчәк (16:00). Спектакльнең режиссеры – Эльдар
Гатауллин. Ул «Тантана-2018» театр премияләрен тапшыру тантанасында
Республиканың иң яхшы балалар спектакле дип табылды.
Гомумән, яңа бинага күчкәч, премьералар парады булачак. Россиянең
атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади
эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан «Супер кияү» (Т.Миңнуллин) спектаклен,
театрның беренче көннәреннән иҗат иткән Халидә Сөнгатуллинаның юбилеена
чыккан «Кичер мине, әнкәй» (Р.Батулла) спектаклен дә премьера итеп
тамашачыларга тәкъдим ителә.
Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек
юбилее уңаеннан куелган «Мәхәббәт күгәрченнәре» (Х.Ибраһим) өр-яңа
бенефис-спектаклен 28 апрельдә күрергә мөмкин булачак. Спектакль Владимир
Гуркинның “Любовь и голуби» әсәре буенча куела.
Тантаналы ачылыш 26 апрельдә Петербург урамы 55б адресы буенча узачак.
12нче апрельдән Кариев театрында билетлар сатуга чыга.
Касса телефоны: (843) 237-62-51, 237-53-96
Баш администратор: 8 965 6035787

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*