tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан ислам көллияте шәкертләре конкурска әзерләнә
Казан ислам көллияте шәкертләре конкурска әзерләнә

Казан ислам көллияте шәкертләре конкурска әзерләнә

24 гыйнварда башкалабызның “Әл – Мәрҗани” мәчете каршындагы Казан Ислам көллияте шәкертләре арасында “Мусабака” конкурсы уздырыла. “Мусабака”- гарәп теленнән алынган сүз, бәйге, белемдә көч сынашу мәгънәсен аңлата. Әлеге чарага шәкертләр зур кызыксыну белән әзерләнә. Конкурста 5әр шәкерттән торган дүрт төркем катнаша. Алар көллияттә укытыла торган барлык фәннәргә кагылышлы викторина сорауларына җавап бирергә әзерләнәләр. Моннан тыш, көллият студентлары дини уку йорты тормышын чагылдырган үзенчәлекле газета чыгарырга, дин, әдәп, әхлак, тәрбия темаларын яктыртырга тиешләр. Соңыннан нәтиҗәләр ясала һәм әлбәттә, җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә ия булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*