tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестиваль үтәчәк
Казанда Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестиваль үтәчәк

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестиваль үтәчәк

Казанның мәдәният институтында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, татар халкының танылган җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган беренче халыкара фестиваль-конкурс узачак.

Фестивальнең оештыручылары – Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы, ТР президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан шәһәре мэриясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты, Казан дәүләт мәдәният институты, Рус-Америка фонды һ.б.

Фестиваль-конкурста СНГ һәм Ерак Көнчыгыш илләре, Россиянең төрле регионнарыннан булган югары уку йортлары, махсус белем бирү оешмалары, музыка көллиятләре катнаша ала.

Фестиваль түбәндәге номинацияләргә бүленә: академик вокал (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль), халыкчан башкару (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль), эстрада (вокал-соло, дуэт вокаль ансамбль), джаз (вокал – соло, дуэт, ансамбль), хор, остаз һәм укучы (дуэт, трио, квартет, квинтет), нәфис сүз, хореография (халык биюе, классик бию, эстрада биюе).

Һәр номинациядә катнашучылар төрле яшь категорияләренә аерыла: 15-18 яшь (I яшь төркем), 19-25 яшь (II яшь төркем), 25 яшьтән алып өлкән яшькә кадәр (өлкән яшьтәге төркем).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*