tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Каюм Насыйри» китабын тәкъдим итү кичәсе
«Каюм Насыйри» китабын тәкъдим итү кичәсе

«Каюм Насыйри» китабын тәкъдим итү кичәсе

2018 нче елның 20 нче июнендә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Җыен» фонды күренекле татар мәгърифәтчесенә багышлап «Шәхесләребез» дигән сериядә нәшер иткән «Каюм Насыйри» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе була.

Каюм Насыйри – татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗади мирасы мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Әлеге китапта күренекле мәгърифәтченең әдәби әсәрләреннән, әхлак мәсьәләләренә багышланган басмаларыннан, фәнни хезмәтләреннән үрнәкләр, хатлар, аның киңкырлы эшчәнлеген чагылдырган мәкаләләр, биографик материаллар, төрле документлар, гомумән, аңа багышланган киң мәгълүмат тупланган.

Китапның төзүчесе – Рәмил Исламов, фәнни мөхәррире – Җәүдәт Миңнуллин, бизәлеш һәм битләргә салу буенча җаваплы мөхәррир – Рамил Миңнуллин. Китап Әнвәр Рәфыйк улы Насыйровның матди ярдәме белән нәшер ителгән.

Әлеге әдәби кичәдә китапны бастырып чыгаруда катнашкан иҗат төркеме, галимнәр, язучылар, журналистлар, мәгариф һәм мәдәният әһелләре катнашыр дип көтелә.

Яңа китап белән танышырга теләгән һәркемне Милли  китапханәгә чакырабыз. Рәхим итегез!

kitaphane.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*