enrutat
Баш бит / Казанда “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” форумы ачылды
Казанда “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” форумы ачылды

Казанда “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” форумы ачылды

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку бинасында “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” VI Халыкара фәнни-гамәли форумы үтә.

  • Форум “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты” дәүләт автономияле белем бирү учреждениесе заказы буенча уздырыла.

Халыкара форумны институт директоры Рəдиф Җамалетдинов ачып җибəрде. «Республика житəкчелеге һəм КФУ ректоры Илшат Гафуров исеменнəн котлыйм. Тел күп гасырлар дәвамында барлыкка килгән. Телсез мəдəният тə була алмый. Белгечләр теге яки бу халыктагы балаларның 30 проценты үзләренең туган телләрен өйрәнми, дигән фикердә. ЮНЕСКО мəгълүматлары буенча, дөньяда булган телнең яртысы бетү куркынычы астында. Күпләгән халыкларның туган телләренең юкка чыгу процессы күзәтелә. Кызганыч, безнең илдə дə мондый күренеш бар. Телләрне югалтмау максатыннан, федераль һәм төбәкара дәрәҗәдә төрле проектлар чынга ашырыла. Соңгы 25-30 елда Татарстанда милли тел сəясəте өлкәсендә шактый алга китеш бар, телләрне үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Барлык юнәлешләр буенча эшләнгән фәнни-методик концепциянең мəйданчыкларның берсе – безнең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Институт кысаларында Халыкара Казан лингвистик үзәге,”Ана теле” онлайн мəктəбе эшлəп килə, анда ун меңгə якын кеше укый», — диде ул.

Директор Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар мәктәпләрендә эшли алырлык педагогик кадрларны әзерләве хакында да искәртеп узды. Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, бу уку елыннан башлап, Югары мәктәп, республика заказы буенча, филологлардан тыш, татар мәктәпләрендә төгәл һәм гуманитар фәннәрне укыта алырлык билингваль укытучылар әзерли.

“Килəсе елда безнең Югары уку йорты 215 еллыгын билгелəп үтəчəк. Шулай ук мондый чараларда галимнəребезнең юбилейларын билгелəп үтү дә күркəм традициягə əйлəнде. Əйтик, 2018 елда үзләренең юбилейларын Мирфатыйх Зәкиев, Рүзəл Йосыпов, Тəлгать Галиуллин билгеләп үтте», — диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов форум кысаларында уздырыла торган чара — Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция турында да искә төшерде һәм, бу уңайдан, халык шагыйренә чәчәкләр бүләк ителде.

“Барлык катнашучыларга һəм кунакларга уңышлар телим”, — дип тəмамлады сүзен директор.

«Елдан-ел форум катнашучыларның санын арттыра. Олпат галимнəребез белән дə беррəттəн, фәнни конференциядә яшь галимнəрнең күп булуы җәмәгатьчелекне шатландыра. Форум эшендә республикабызның хөкүмәт органнары, башкарма органнарыннан килгән вәкилләр дә катнаша”, — дип аерып әйтте Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова.

Форумның тантаналы тәбрикләү өлеше ТРның Министрлар кабинеты аппаратының Татарстан Републикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Рүзəл Мөхəммəтшин котлавыннан башланды. “Форумның исеме бик тирəн мəгънəгə ия. Галимнәр бүгенге вәзгыятьтә дөньяда якынча ике атнага бер тел үлә, дип белдерә. Бу саннан чəчең агарырлык. Минемчә, бу эштə дəүлəт органнары һəм аларның барлык структур өлешлəре аеруча җаваплы. Без бу конференциягә аерым игътибар юнәлтеп, аңа тирән җаваплылык белән каравыбыз табигый. Фәнни эзлəнүлəр, мəгънəле чыгышлар аша нәтиҗәләргә ирешергә язсын. Теллəрне саклау һәм үстерү кебек изге эштә проблемаларга караганда перспективалар күбрəк булсын иде”, — диде ул.

Татарстан Республикасы Мəгариф һəм фəн министрлыгының Милли мəгариф бүлеге мөдире Илгиз Халиков әлеге форумда теллəрне сакларга зур мөмкинлек бирелүен ассызыклап узды.

Казан шəһəренең Мəгариф идарəсе җитəкчесе Илнар Һидиятов узган елларда үткәрелгән конференциядә мөгаллимнәр арасында кызыксынулар уятканын әйтте. “Мондый чаралар фән докторлары, фән кандидатлары, галимнәр белән бер дәрәҗәдә аралашырга ярдәм итә. Тел – социальләшүнең төп коралы. Полилингваль белем алу системасында төп принцип булып туган телдә белем алу тора. Казанда балаларга телләр өйрәтү юнәлешендә игътибар кечкенә яшьтән үк бирелә”, — дип сөйләде ул.

Г.Ибраһимов исемендəге Тел, əдəбият һəм сəнгать институты директоры Ким Миңнуллин институтның татар филологиясе өлкәсендәге бердәнбер академик үзәк булуына белдерде. «Туган телләрне саклау мəсьəлəсе бик катлаулы, икенче яктан бик вакытлы күтәрелә. Бүген бигрəк тə җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә якын килергə кирəк. Утыз ел чамасы мөстәкыйль булган милли республикалар бар. Әмма дә ләкин аларда да барлык юнəлешлəрдə тел мəсьəлəсе беренче планда тора. Бүген безнең институтыбыз татар филологиясе һәм сәнгать белем юнәлешендәге бердəнбер академик үзəк булып тора. Бездə галимнәр тел һәм әдәбият белеменең, фольклорчылыкның фундаменталь проблемалары белән шөгыльләнә», — ди ул.

Төркия делегациясе исеменнəн Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнəр чыгыш ясады. «Һəр халыкның туган теле бар. Дөньяда алты меңнəн артык тел булса да, аларның күбесе үлеп бара, шул исәптән, төрки телләрнең дә үлү куркынычы бар. Алтынны халык сандыкта саклый алса да, туган теллəрне сандыкка салып, саклап калып булмый. Киресенчə, сандыкны ачып, халкының алтыны булган туган телне мәгарифкә, фәнгә, гыйлемгә кертеп, аны сакларга һәм үстерергә кирәк. Телне саклауның шартлары бөтенләй башка. Россия территориясендә күп милләтләрнең яшәвенә куанабыз. Татарстан Республикасы мәңге яшәсен!”, — диде профессор.

Форумда Л.Н.Гумилев исемендəге Евразия милли университетының филология факультеты деканы Шолпан Жаркынбекова, Россиянең яңа университетыннан Евгений Палкин, Санкт-Петербург дәүләт университетының төрки филологиясе кафедрасы җитәкчесе Николай Телицин чыгыш ясады.

Форумның соңгы өлешендә Татарстан Дəүлəт Советы рəисе Фəрит Мөхəммəтшин исеменнəн профессор Мостафа Өнəргə Рəхмəт хаты тапшырылды. Аны институт җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов бирде. Форумда катнашкан вәкилләргә дә институт исеменнəн дə Рəхмəт хатлары тапшырылды.

  • Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Белгород, Түбән Новгород, Ставрополь, Уфа, Йошкар-Ола, Чабаксар, Саранск, Симферополь, Мордовия, Якутск, Горно-Алтайск һ.б. Россия шәһәрләреннән, шулай ук Япония, Германия, АКШ, Финляндия, Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Төркмәнстанннан килгән 300 дән артык галим, педагогик хезмәткәр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре, федераль, төбәк һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри уку йортлары аспирантлары, магистрантлар һәм студентлар катнаша.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*