tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы йомгаклау концерты уза
Казанда “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы йомгаклау концерты уза

Казанда “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы йомгаклау концерты уза

Казанда 12 декабрь көнне Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы йомгаклау концерты узачак.

ТР Мәдәният министрлыгы 2008 нче елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Салават» эстрада театры, «Татарстан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә яшь башкаручыларның «Татар моңы» халыкара телевизион бәйгесен үткәрә.

Бәйгенең төп максаты булып татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшь буынга милли мәдәниятебезне җиткерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү тора. Быел аның сайлап алу турлары Оренбург, Самара өлкәләрендә, Ульяновск, Новосибирск һәм Башкортостан Республикасында узды.

Конкурсның географиясе елдан-ел киңәя. Быел анда Россиянең 20 төбәгеннән – Санкт-Петербург, Мари–Эл, Чувашия, Мордовия, Башкортостан Республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләре, Төмән (ХМАО), Нефтеюгансктан; БДБ илләреннән – Казахстан, Кытай, Төркиядән башкаручылар катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте..

Конкурсның беренче турына меңнән артык анкета кабул ителгән иде. Ялгыз җырлаучылар белән беррәттән, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр дә бик теләп чыгыш ясады. Катнашучылар саны 1500дән артып ките, 47 номер Гала концертка узды.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*