tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Төрквидение үтәрме?
Казанда Төрквидение үтәрме?

Казанда Төрквидение үтәрме?

8990_picТатарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының 4 февральдә үткән утырышында депутат Марат Хәйруллин узган ел ахырында Төркиянең Искешәһәрендә узган Төрквидение телевизион конкурсына барып кайтуы турында хәбәр итте.

Билгеле булганча, Искешәһәрдә конкурсның беренчесе үткәрелде. Аны Төркиянең TRT телерадиокомпаниясе оештырды.УЛ Евровидениега охшаш форматта үткәрелә. Бәйгегә төрки 24 ил һәм төбәк катнаша (төбәк катнаша алу өчен анда яшәүче кешеләрнең зур өлешен төрки халыклар тәшкил итәргә тиеш), шуларның 12 финалда җиңүче исеме өчен көрәшә.  2013 ел җиңүчесе –  Әзербәйҗаннан Фәрит Гасанов. Татарстан данын яклаган Алинә Шәрипҗанова дүртенче урын алды.

Марат Хәйруллин конкурс бик яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Ул әлеге бәйгедә катнашуны татар эстрада башкаручыларына аудиторияләрен киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлек дип атады. Бу бәйге Казанда үтсә, Татарстанны халыкара җирлектә танытуга искиткеч адым булачагын ассысызклады.2014 елда Казан төрки дөньяның башкаласы дип игълан ителде. Бәйгенең нигезләмәсендә конкурс төрки башкала булып аталган шәһәрдә үтүе язылган.Өстәвенә, Искешәһәрдә йомгаклау тамашасында шәһәр мэры Гүнгәр Азим Туна киләсе бәйге Казанда үтәчәк дип тә игълан иткән.

Министрлар кабинетының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерә бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина белдергәнчә, әлеге мәсьәлә республиканың мәдәният министрлыгында өйрәнелә. Төп проблема мондый зур проектны финанслау чыганакларын табуда.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*