tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда үткән матчта Франция футбол командасы җиңүен Парижда Сабантуй уткәреп бәйрәм иткәннәр

Казанда үткән матчта Франция футбол командасы җиңүен Парижда Сабантуй уткәреп бәйрәм иткәннәр

2018 елның 16 июнендә Франциянең Париж шәһәрендә Сабан туе үтте. Бәйрәм Франциянең футбол буенча җыелма командасы Казанда Австралиядән килгән көндәшләрен җиңүдән соң башланып киткән.

Парижда милләттәшләребез оештырган Сабан туенда милли татар рухы белән бизәлгән мәйданда җыр-моң яңгыраган, төрле ярышлар үткән, чәй табыны әзерләнгән. Бәйрәм сәхнәсендә исә Казаннан махсус килгән кунаклар: Резеда Төхвәтуллина һәм Рамил Әйметдинов җырларын яңгыраткан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*