tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста кунакта музыкант Дениз Бәдретдин
Конгресста кунакта музыкант Дениз Бәдретдин

Конгресста кунакта музыкант Дениз Бәдретдин

Финляндия татарлары иҗади интеллигенциясенең күренекле вәкиле музыкант, SUPER TATAR Rhythm & Etno Band төркеме солисты, Дениз Бәдретдин Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды. Музыкантны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров кабул итте. Шулай ук очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Фонды директоры Сәрия Зиннәтова, конгрессның чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева да катнаштылар.

Дениз Бәдретдин конгресс җитәкчелеген үзенең иҗади планнары белән таныштырды һәм 21, 22, 23 гыйнвар көннәрендә “Казан” милли мәдәният үзәгендә узачак концертларына чакырып калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*