tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Костанайда «Татар кызы» бәйгесе уза
Костанайда «Татар кызы» бәйгесе уза

Костанайда «Татар кызы» бәйгесе уза

Казахстанның Костанай шәһәрендә беренче тапкыр «Татар кызы» бәйгесе уза.

«Дуслык» татар-башкорт җәмгыяте һәм өлкәнең Дуслык йорты бер ай дәвамында кызларны милли гореф-гадәтләргә өйрәтте. Алар милли бизәкләр чиккән, токмач әзерләгән һәм гөбәдия пешергән.

“Татар кызы” бәйгесендә 18-25 яшьлек татар кызлары катнаша. Шуларның җидесе генә финалга үткән. Оештыручылар билгеләп узганча, конкурсның төп максаты – татар мәдәнияте белән таныштыру. Яшь буынның милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны онытмавы мөһим. Конкурсантларны татар телендә сөйләшергә, биергә, милли ризыклар әзерләргә өйрәткәннәр.Шулай ук токмач җәю буенча мастер-класс та узган.

«Финалда кызларның чыгышыннан тыш, чәк-чәк күргәзмәсе дә оештырылыр дип көтелә. Һәр кыз үз чәк-чәген алып килергә тиеш. Аларның бурычы – үзенчәлекле формада чәк-чәк пешерү. Моннан тыш, кызларның һәркайсы үз куллары белән чиккән сөлге тәкъдим итәргә тиеш», – ди бәйгене оештыручы Дарья Щербакова.

Конкурсның финалы 17 мартта Казах драма театрында узачак.

alau.kz

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*