enrutat
Баш бит / Кукмара районында “Беренче Мәчкәрә укулары” уза
Кукмара районында “Беренче Мәчкәрә укулары” уза

Кукмара районында “Беренче Мәчкәрә укулары” уза

Бүген Кукмара районы Мәчкәрә авылында “Беренче Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе уза. Укуларның темасы – “Мәчкәрә авылының тарихы һәм дини-рухи мирасы”. Конференция эшендә күренекле галимнәр, дин белгечләре катнаша. Мәчкәрә укуларына килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Шулай ук укуларда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин, Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина, тарих фәннәре докторы Наил Таиров чыгышлар ясады.

Конференцияне җыюның сәбәбе булып Мәчкәрәнең бай тарихы тора. Фәнни җыелыш катнашучыларның Мәчкәрә авылы зиратына кереп, галимнәрнең рухына дога кылудан башланды. Аннары катнашучылар Мәчкәрә авылының данлыклы Беренче Җәмигъ мәчете белән таныштылар. Мәчеттә бүгенге көндә реставрация эшләре алып барыла. Әлеге мәчетне 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдессәләм улы Үтәмешев төзетә. Бу гыйбадәт йорты авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Заманында иң яхшы шәһәр мәчетләре дәрәҗәсендә йөргән. Мәчет манарасының кыйбласын мәгърифәтче, дин белгече Габденнасыйр Курсави күрсәтеп биргән була. 1793 елда ошбу мәчеттә беренче намаз укыла. Габдулла Үтәмешев үзе дә белемле шәхес була, аның дин хакында язылган берничә хезмәте бар. Хәләл җефете Мәрхәбә – Габденнасыйр хәзрәт Курсавиның бертуган сеңлесе.

Туку фабрикалары хуҗасы Габдулла Үтәмешевны Россиядә һәм чит илләрдә юмарт меценат буларак та белгәннәр. Ул Россиядә йөз иллеләп мәчет төзеткән. Башкалабыз Казандагы Иске Таш мәчет тә аның матди ярдәме хисабына торгызылган.

Мәчкәрә авылында дин галимнәре, мәдрәсә остазлары, шәкертләре, милләт һәм дин өчен хезмәт иткән олуг шәхесләр җирләнгән зират бүгенге көнгә кадәр сакланган. Борынгы зират таш койма белән уратып алынган, мәйданы – 3 гектар.

Тирә-юньдәге уку йортлары белән чагыштырганда, мәдрәсәләрнең дәрәҗәсе, абруе ягыннан Сатыш, Иж-Бубый мәдрәсәләре белән тиңләшерлек мәдрәсә Мәчкәрә авылында да була. Аны ислам дөньясында яхшы белгәннәр. Мәчкәрә мәдрәсәсендә Казан, Уфа, Вятка губерналарының руханилары гына түгел, Себердән, башкорт, казакъ далаларыннан килеп тә белем алганнар. Заманында олуг шәхесләрдән: мәгърифәтче Каюм Насыйриның әтисе, тарихчы, галим Хөсәен Әмирхан, тарикать остазы Мөхәммәдзакир ишан Камалов та башлангыч белемне биредә алганнар. Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1746-1833) – Мөхәммәдрәхим ахуннан гыйлемлек алган һәм күптөрле фәннәр өйрәнгән. Монда атаклы фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр Курсави (1771-1812) мәшһүр мелла Мөхәммәдрәхим ахуннан белем алган.

Мәчкәрә авылы – сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевлар туган һәм хезмәт иткән урын. 1778-1785 елларда Үтәмешевлар Мәчкәрәдә мануфактура предприятиеләре – туку фабрикалары ачып җибәрәләр. Алар белән беррәттән эрләү һәм күн фабрикалары да булган. Фабрикалар эреләрдән саналмаса да, анда камил станоклар куелган. Бөр елгасы буенда поташ заводы, елгада зур су тегермәне эшләгән. Мәчкәрә үзенә күрә сәнәгать үзәге була. Авыл байлары, үзләренең табышларын арттыра барып, Казахстан, Урта Азия, Һиндстан, Кытай, Персия кебек көнчыгыш илләре белән дә сату-алу мөнәсәбәтләрен башлап җибәрәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*