tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кулбаш үзешчән артистлары Йошкар-Олада “Кияүләр” спектаклен күрсәтәчәк
Кулбаш үзешчән артистлары Йошкар-Олада “Кияүләр” спектаклен күрсәтәчәк

Кулбаш үзешчән артистлары Йошкар-Олада “Кияүләр” спектаклен күрсәтәчәк

Мари Эл Республикасының Кулбаш мәдәният йорты үзешчән артистлар театры Йошкар-Ола шәһәрендә Туфан Миңнуллинның “Кияүләр” (“Гөргөри кияүләре”) спектаклен күрсәтәчәк. Бу турыда Мари Эл татарлары милли-мәдәни үзәге хәбәр итә.
Ике бүлектән торган музыкаль комедияне 14 апрель көнне тамаша кылырга мөмкин булачак.
Белешмә: Спектакльнең премьерасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 1995 елның маенда булган иде. Ул керәшен татарларының  яшәү рәвешен, тормыш-көнкүрешен, йолаларын җыр-биюләр, фольклор әсәрләре аша чагылдыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*