tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Күренекле татарлар” фәнни – эзләнү конференциясе
“Күренекле татарлар”  фәнни – эзләнү конференциясе

“Күренекле татарлар” фәнни – эзләнү конференциясе

15 март көнне Зеленодол шәһәренең 3нче номерлы гимназиясендә «Күренекле татарлар» дип исемләнгән төбәкара фәнни – эзләнү конференциясе узды. Гимназия дәрәҗәле кунаклар кабул итте: Зеленодол районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-мәгариф идарәсе җитәкчесе Афанасьева Рәисә Вәли кызын, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Мусина Гөлия Фәргат кызын, Зеленодол районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызын, Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызын, Бөтендөнья татар хатын – кызлары “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызын, балет биючесе, сәхнә ветераны Айдарская Әлфия Газиз кызын, шагыйрә Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәт кызын, шагыйрә Шәрәпова Йолдыз Әдип кызын, драматург Сафиуллин Юныс Габдулла улын һ.б.

Кичәне мәктәп директоры Ильина Марина Анатольевна ачып җибәрде. Ул мәктәпнең уңышлары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды.

Гимназиянең тагын бер үзенчәлеге бар. Монда «Күренекле татарлар» музее эшләп килә. Әлеге музей ачылганга – 6 гына ел. Шушы вакыт эчендә бик күп экспонат һәм материал тупланган. Танылган балет остасы, драматург, Газиз Айдарский һәм атаклы композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская музейга яңа материаллар бүләк итте.

Конференцияне балалар чыгышы ачып җибәрде. Аларның саф татар телендә сәнгатъле итеп шигырь укулары, матур итеп җырлаулары, биюләре кунакларны таң калдырды. Шушы гимназиянең үз шагыйрәсе Адиятуллина Мәдинәнең Каюм Насыйрига багышлап язылган шигырен укуы күңелләргә рәхәтлек өстәде.

Әле беренче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан конференциянең географиясе киң иде. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән, Югары Ослан, Апас, Кайбыч, Буа районнарыннан, Чуашия, Мари Эл Республикасы, Ульян өлкәсе, Мордовиядән килгән сәләтле укучылар катнашты.

Конференциянең икенче өлешендә 6 секциягә бүленеп эшләделәр.Укучыларның эчтәлекле чыгышларын һәйәт әгъзалары бәяләде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Минһәҗева Мәдинә

Яшел Үзән районы 3нче номерлы гимназиянең

милли уку –укыту эшләре буенча директор урынбасары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*