tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызлар китә армиягә
Кызлар китә армиягә

Кызлар китә армиягә

“Кызлар китә армиягә” дип исемләнгән театраль-тамаша 8 нче апрельдә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күрсәтеләчәк. Исеме  “Кызлар китә армиягә” дип аталса да, концертта ир-егетләр дә катнаша.

“Без бу тамашада хатын-кызларның түгел, ә ир-егетләрнең көчле булуын тагын бер кат ассызыклыйбыз,”-ди җырчы-ханымнар. Идеянең авторы, шулай ук сценарий авторы  – Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова.

“”Солдат шулпасы ашарга җыенучы” җырчы-кызлар Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясендә кунакта булды. Алар репетицияләр ничек баруы, нинди җырлар өйрәнүе, гомумән кызылы тамашага ничек әзерләнүләре хакында сөйләде. Тапшыру тиздән эфирга чыгачак. Сайт яңалыкларын күзәтеп барыгыз.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева  бу концертта бик теләп катнашуын әйтте. Чөнки яшь чагында ул чыннан да солдат булырга хыялланган. “Әгәр мине армиягә алган булсалар, мин һичшиксез генерал булган булыр идем,”- ди ул уенын-чынын бергә кушып.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*