tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленинград өлкәсе Дуслык йортында «Сабантуй» бәйрәме тәкъдим ителә
Ленинград өлкәсе Дуслык йортында «Сабантуй» бәйрәме тәкъдим ителә

Ленинград өлкәсе Дуслык йортында «Сабантуй» бәйрәме тәкъдим ителә

23 июнь көнне Ленинград өлкәсе Дуслык йортында Сабантуй бәйрәменең презентациясе үтәчәк. Чараның башлану вакыты 12.00. Бу хакта Татарстаннның Санкт Путербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Чара кунакларын бәйрәмне Ленинград җирендә үткәрү тарихы белән таныштырачаклар, төп традицияләр һәм гореф-гадәтләр, шул исәптән милли “Көрәш” турында сөйләячәкләр. Теләгән кешеләр спорт ярышларында һәм милли уеннарда катнаша ала.

Программада шулай ук халык промыселлары эшләнмәләре, көнкүреш предметлары, милли костюмнар күргәзмәсе, татар һәм башкорт милли ашлары дегустациясе, бәйрәм концерты.

“Петербург Сабантуе-2018” быел 30 июнь көнне Энколово авылында узачак, ә 7 июльдә Ленинград өлкәсене Тосно районында “Тосно Сабан туе” узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*