tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләйсәнә Садретдинова Мифтахетдин Акмулла исемендәге премиягә лаек булды
Ләйсәнә Садретдинова Мифтахетдин Акмулла исемендәге премиягә лаек булды

Ләйсәнә Садретдинова Мифтахетдин Акмулла исемендәге премиягә лаек булды

“Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова Башкортстанның Стәрлебаш  районы хакимияте (дәүләт) бүләге – Мифтахетдин Акмулла премиясенә лаек булды.

1989 елдан бирелә торган премия ел саен мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулла (1831-1895) иҗатына һәм тормыш юлына багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре яки авыл халкының тормышын-көнкүрешен сурәтләгән әсәрләр өчен бирелә.

Башкортстан дәүләт бүләген тапшыру тантанасы быел 22 ноябрь көнне үтте.

Ләйсәнә Садретдинованы котлыйбыз!

 

Белешмә өчен: Премия 1989 елда язучылар, сәнгать, фән әһелләре, журналистларның иҗатын көчәйтү максатында КПССның Миякә районы комитеты һәм район Советы башкарма комитеты карары белән булдырылган.

М. Акмулла премиясе лауреатлары

1989) Рәшит Шәкүр «Шигърият йолдызы», «Гасырлар аша киләм» китаплары өчен
1990) Әхәт Вилданов «М. Акмулланың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча гыйльми хезмәтләре өчен»
1991) Розалия Солтангәрәева «Акмулла әсәрләрен пропагандалаган өчен»
1992) Зилфәт Басыйров «Акмулланың скульптура портреты өчен»
1993) Роза Сәхәветдинова Миякә районы турында җырлар шәлкеме өчен
1994) Риф Абдуллин Миякә районын гәүдәләндергән картиналары өчен
1995) Газим Шәфыйков «Акмулла», «Башкорт әдәбиятының ак лачыны» китаплары өчен»
1996) Заһир Исмәгыйлев «Акмулла» операсы өчен»
1997) Азат Магазов «Әйләнә тормыш тегермәне» (өчләм, 1 китап) өчен»
1998) Нурия Ирсаева «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен»
1999) Хәкимҗан Зарипов «Хыял иленә сәяхәт» китабы өчен»
2000) Гөлфия Юнысова «Миякә районына багышланган җырлар һәм шигырьләр өчен»
2001) Яныбай Хамматов «Сыр-Дәрья», «Туган көн» китаплары өчен»
2002) Рамазан Шагалиев «Акмулла» иҗат берлегенең 40 еллыгы уңаеннан»
2003) Наил Гаетбаев «Акмулланың ак төннәре» китабы өчен»
2004) Җәмил Әбделмәнов «Акмулла ариясен башкарган өчен»
2005) Фәнил Мырзакаев «Миякә районын матбугатта яктырткан өчен»
2006) Рәшит Имашев «Акмуллага багышланган триптихы өчен»
2007) Сәрвәр Сурина «Акмулла исемен мәңгеләштерүдәге хезмәте өчен»
2008) Түләк Гыйрфанов «Акмулла исемен матбугатта яктырткан өчен»
2009) Әхмәт Сөләйманов, Нәркәс Хөббетдинова (Сөләйманова) «Акмулланы биргән Мең кавеме фольклоры» китабы өчен»
2010) Фәнис Янышев «Мәҗит Гафуриның йорт-музеен җитәкләгән өчен»
2011) Бекежан Ахан «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен»
2012) Раил Әсәдуллин «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен»
2013) Әхәт Салихов «Акмулла иҗатын халыкара күләмдә пропагандалаган өчен»
2014) Әхмәт Дәүләткулов «Акмулла фәнни-методик кабинетын оештырган өчен»
2015) Мөхәммәт Галләмов, «Ихлас» мәчете имам-хатибы (Уфа) «халыклар арасындагы бердәмлекне, татулыкны ныгытуга ярдәм иткәне өчен»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*