enrutat
Баш бит / Магнитогорскта татар телен укытуны торгызырга ниятлиләр
Магнитогорскта татар телен укытуны торгызырга ниятлиләр

Магнитогорскта татар телен укытуны торгызырга ниятлиләр

Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә татар телен укытуны торгызу турында уйлана башлаганнар. Берничә мәктәптә татар сыйныфлары ачарга, татар телен һәм мәдәниятен өйрәтүне факультатив рәвешендә оештыруга ныклап алынырга әзер кешеләр бар. Әмма бу эшчәнлектә Татарстан ярдәменнән башка һич булмый. Квалификацияле кадрлар булмау, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре җитмәү, татар телендәге матур әдәбиятка кытлык, татар теле кабинетларын тиешенчә бизәлмәгән булуы – төп проблемалар.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Магнитогорск шәһәреннән мәгариф хезмәткәрләре булып китте. Казанга сәфәр белән килгән кунакларны Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров кабул итте. Ул Җир шары буйлап сибелеп яшәгән милләттәшләребезне берләштерү юнәлешендә Конгресс тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде.

Татарстаннан читтә яшәгән татарларда үз теленә, мәдәниятенә, тарихына кызыксынуны уяту максатыннан гамәлгә ашырылган Конгресс проектлары, белгәнебезчә, шактый. Төбәкләрдә яшьләр, хатын-кызлар хәрәкәтләрен үстерү, төбәк тарихын өйрәнүчеләрне активлаштыру, татар эшмәкәрләрен, дин әһелләрен берләштерү, татар авылларын саклап калу – бу әле алып барылган эшләрнең бер өлеше генә.

Ринат Закиров Магнитогорскта 25 меңнән артык татар яшәвен искәртеп узды. Магнитогорскка сәфәре вакытында андагы татарларның никадәр татар мәдәниятенә сусаган булуын күрүе турында сөйләде. Шул чакта биредәге татарларны берләштерү эшен үз кулына алырдай кеше – Кадиминур Таһировның Магнитогорск татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе итеп билгеләнүе турында сөйләде. Татар кайда гына яшәсә дә, Конгресс һәрчак телебезне, мәдәниятебезне саклау, торгызу һәм үстерү омтылышларын хуплый  һәм һәрчак милләттәшләребезгә ярдәм кулы сузарга әзер булуын билгеләде Ринат Закиров.

-Татарстан беркайчан да читтә калмый. Татар сыйныфлары ачарга теләүчеләргә без һәрчак ярдәм итәбез. Без классларны техник яктан җиһазлауда, ремонт ясауда, дәреслекләр белән тәэмин итүдә ярдәм кулы суза алабыз. Әмма укучылар туплау – ата наларны үгетләү, балаларны әзерләү — бу инде сезнең эш, — диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе.

Үз чиратында Магнитогорсктан килгән мәгариф өлкәсе вәкилләре татар телендә укытуны кире кайтару юнәлешендә башкарылган эшләр һәм бу юнәлештә булган кыенлыклар турында сөйләде. Алар сүзләренчә, Магнитогорскның Татар мәдәни үзәге ата-аналар белән сөйләшүләр алып бара, гаризалар туплауны оештыра. Әмма төп проблема әзерлекле татар теле укытучылары җитмәүдә. Мәгариф хезмәткәрләре Магнитогорскта татар мөгаллимнәре өчен квалификация курсларын оештырырга сорады. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, татар телендә матур әдәбиятның аз булуына зарлар яңгырады, татар теле кабинетларын җиһазлауда да ярдәм сорадылар. Магнитогорскның Дуслык йорты вәкиле татар теле дәресләрен факультатив рәвешендә олыларга өйрәтү өчен укыту әсбапларына кытлык булуы турында әйтте.

Ринат Закиров үтенечләрнең барысын да теркәп куеп, бу кыенлыкларны хәл итүдә ярдәм вәгъдә итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*